На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Алия Исрафилова яхшы билгегә өметләнүче студентларына шаккатуы турында сөйләде

Журналист, җырчы, мөгәллимә Алия Исрафилова студентлардан имтиханнар кабул итә. Имтиханнардан соң уйлары белән ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешкән.

«Бүген көне буе Казан Федераль университетында имтихан кабул иттем. Бүген дә «уникум»нар бар иде, алар семестр буе дәрестә күренмәде, әмма яхшы билгегә өметләнәләр.

Ниндидер 1 бирем биреп һәм шуның буенча билге куюны сорыйлар. Алар эшләгәннәр. Аларның төркемдәшләре 10 бирем эшләгәндә, алар официант, бармен һәм курьер булып эшләгәннәр. Һәм үзләрен яхшы билгегә лаеклы дип саныйлар.

Аларга имтихан сорауларыннан тыш эссе яздырттым. Башкалар укып йөргәндә миңа аларның нишләп йөрүе чын-чынлап кызык иде. Шулай итеп аларның әкиятләрен тыңлап утырдым. Алар бит инде әниләренә «укыйм» диләр, нинди йөрәк белән йөриләр, минем каршыма нинди оят белән килеп утыралар алар, әле начар билге дә куйдырасылары килми. Искиткеч хәзер яшьләр, кайвакыт шаккатыралар.

Мин медиа өлкәсендә эшләүче студентларга аңлап карыйм, алар һөнәре буенча тәҗрибә туплый», – дип сөйли мөгаллимә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх