На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Трамп Украина белән Россия конфликтын 100 көн эчендә туктатырга фәрман биргән

АКШ президенты Дональд Трамп Украина буенча махсус вәкиле Кит Келлогка Украина белән Россия конфликтын 100 көн эчендә тәмамларга фәрман биргән, дип яза The Wall Street Journal.

РИА Новости мәкаләдәге бер урынга игътибар иткән: язмада «Беркем дә Кит Келлог моны эшли алыр дип уйламый», диелгән.

Трамп Россия президенты белән «аңа уңайлы» вакытта очрашырга әзерлеген белдергән.

Бүген иртән Трамп исә тагын бер мөһим белдерү ясаган иде: әгәр Путин тынычлык килешүе төзүдән баш тартса, ул санкцияләр белән янады, «Россиянең зур проблемалары булачак», диде. Шул ук вакытта Трамп «Путин белән бер дигән итеп аңлаша, шуңа да Россия президенты каршылык күрсәтер дигән сәбәпләр күрми». АКШ президенты фикеренчә, конфликтның туктавы Россия өчен бик яхшы булачак.

«Комсомольская правда» бу хакта сораштыру уздырган. Сәясәт белгече Константин Суховерхов фикеренчә, Трамп уйнап сөйләшми, ул чынанн да конфликтны тәмамларга тырышачак. Әмма ул «тырышачак» дигән сүзгә басым ясаган – булачакмы-юкмы икәне Россиягә бәйле, дигән ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх