На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Алсу Фазлыева: «Бигрәк беркатлы, тиз ышанучан кеше инде мин...»

Алсу Фазлыева социаль челтәрдә язылучыларына үзенең фикерләрен җиткерергә булган. Аның уйланулары кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләр турында.

Кайчак кешеләргә артык ышануыма мин шаккатам. Бигрәк беркатлы, тиз ышанучан кеше инде мин… Тормышымда мин кем белән генә очрашмадым да, кем белән генә аралашмадым.

Бурычка дип акча алып торып, аннан «кара исемлек»кә тыгып куючылар, синең алда елмаеп торып, арттан пычак кадаучылар, синең янда бертөрле, ә яныңнан киткәч, икенче төрле итеп сөйләүче кешеләр булды. Мин бу кешеләрнең барысына да рәхмәтле!

Тормышымда булган бу хәлләр мине сындыру түгел, киресенчә, көчле иттеләр. Боларның барысы да – тормыш дәресе. Хәзер мин кем белән ничек аралашырга, кемгә бик ышанып бетмәскә икәнен яхшырак аңлыйм. Тормыш биргән барлык дәресләрне, барлык билгеләрне дөрес кабул итәргә өйрәндем.

Иң кызыгы – мин әле дә кешеләргә ышанам, чөнки җир йөзендә яхшы ниятле кешеләр күбрәк, – дип яза җырчы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх