На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Шатлыктан елыйлар: хәрби операциядән туйга абыйсы кайткан

Социаль челтәрдә бик тә дулкынландыргыч видео чыкты. Анда бер хәрби туйга дип кайткан һәм туганнары белән мәҗлестә генә очраша.

Хәрбинең каршына беренче очраган туганы аны күтәреп үк ала, кулларыннан төшерми. Калган кунаклар аягүрә кул чаба, хатын-кызлар үксеп елый. Хәрби кәләшне кочаклап алгач, кыз елап җибәрә.

Бу күренеш мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов җыры белән үрелеп бара.

«Бик дулкынландыргыч», – дип язганнар видеога.

«Барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, туганнарын шулай сөендерсеннәр иде», – дип фикерен калдырган берәү «Татарча видео» төркемендә. Калганнар теләктәшлек белдерүче смайллар тезгән.

Бу темага:

  • Артур Хәсәнов элемтәгә чыкты: «Барысы да яхшы, гайбәтләргә ышанмагыз»

  • «Киек каз юллары»н җырлап танылган Артур Хәсәновтан махсус хәрби операция зонасыннан фото

Ссылка на первоисточник
наверх