На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

11 подписчиков

Свежие комментарии

Казанда 11 кешегә ремонт ясарга ышандырып качкан Рифкатьне хөкем итәләр

Идел буе районы суды зур күләмле мошенниклык эшен карый башлады, анда Казан кешесе гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, ул интернетта базар бәяләреннән түбәнрәк бәягә ремонт ясарга вәгъдә итә торган игъланнар урнаштырган, ә аннары заказчыларны алдап качкан.

Эш материаллары буенча, 35 яшьлек Рифкать Одилов 11 кешене алдаган, аларга килгән гомуми зыян суммасы 1 млн 600 мең сумнан артык.

Тикшерү буенча, беренче эпизод 2020 елның ноябренә карый. Ул вакытта Казанда яшәүче бер кеше Одиловның белдерүен күрә һәм аның белән фатирына 175 мең сумга ремонт ясарга килешә. Одилов шунда ук төзелеш материалларына һәм аванс сыйфатында 154 мең акча сорый, нәтиҗәдә 54 мең сумлык кына эш башкара һәм калган 100 мең белән юкка чыга.

Эштә каралган иң зур эпизод Яшел Үзәннән 66 яшьлек пенсионер Лидия Вершинина белән була. 2022 елның июнендә ул «Яндекс услуги»да йортына ремонт кирәклеге турында белдерү урнаштыра, һәм аңа платформада апасы исеме белән теркәлгән Одилов җавап бирә.

– «Яндекс» платформасы аларны тикшерә, һәм мин дә тикшердем. Бернинди криминал тапмадым: алар күптән түгел генә теркәлгән иде, һәм алар турында начар мәгълүмат юк иде, – ди Вершинина.

Пенсионер сүзләренчә, Рифкать үзенең профессионаллар командасы булуына ышандырган һәм 2 ай эчендә барысын да иң яхшы рәвештә эшләргә вәгъдә иткән.

– Безгә вакыт ягы да, бәясе дә туры килә иде, һәм без аны ялларга булдык, – дип сөйли пенсионер.

Йортны караганнан соң, Одилов эшләрнең бәясен 586 мең сум дип бәяли. Заказ бирүче һәм башкаручы төзегән килешү буенча 200 мең күләмендә алдан түләү кертергә кирәк була. Аннары Одилов хуҗа хатыннан тагын һәм тагын акча сорый башлый.

– Килешү төзегәннән соң икенче көнне үк ул материаллар өчен чеклар җибәрә башлады, мин аңа тагын акча күчердем, – дип искә ала Вершинина.

Гомумән алганда, пенсионер хатын 712 мең сум акча биргән, әмма аңа ремонт ясамаганнар. Одилов объектта эшләгән эшчегә дә акча түләмәгән, һәм ул шуннан соң эштән баш тарткан. Шул ук вакытта Одилов үзе юкка чыккан, шуңа күрә пенсионер ханымга, башлаган эшен тәмамласын өчен, шул эшче белән килешеп, өстәмә акча түләргә туры килгән. Нәтиҗәдә, Лидия Вершинина раслаганча, ремонт аңа миллион ярым сумга төшкән.

– Гаебемне таныйм һәм үкенәм, – дип белдерә судта Рифкать Одилов, алданганнарга акчаларын кайтарырга вәгъдә биреп. Беренче адымнарын ул инде ясый башлаганын әйтә. – Зыян күрүчеләргә 50 мең сумга кадәр түләүләрне бирә башладым, – ди.

Эшне тыңлау дәвам итә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх