На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

Иркә ире белән фотосын күрсәтте

Иркә социаль челтәрләрдә ире белән төшкән фотосын күрсәтте. Әлеге фотога алар узган ел, хәрби операциядә хезмәт итүче Артур кыска вакытлы ялга кайткач төшкән булган. Җырчы фото янына үзенең «Өзелмәгән өмет» җырын куйган.

Күптән түгел генә Иркә Артурның каты яраланып, Санкт-Петербург шәһәрендә дәвалану узуын сөйләгән иде.

Ире турында авыр хәбәр алу белән үк, җырчы аның янәшәсендә булырга ашыкты. «Бик җитди яра. Иң мөһиме: Артур исән-сау, сөйләшә. Ашады-эчте, аз гына шаярып та алды. Бик көчле рухлы кеше икәнен беләсез. Җиңел булмаган операциягә әзерләнәчәкбез. Аз-маз хәбәргә чыгып торырбыз. Иң мөһиме – ирем исән-сау», – дигән иде Иркә.

  • Иркә: «Артурдан күңелсез хәбәр бар...»

Җырчы хәзер дә ире янына даими барып тора, Санкт-Петербургтан фотолар да куйгалый. Ләкин әлегә Артурның сәламәтлегенә кагылышлы яңалыкларны сөйләгәне юк. Әйтергә кирәк, җырчының тамашачысы да Артур өчен борчылып тора. Әлеге фото янында да: «Артурның хәле яхшырамы? Исәнлек-саулык телибез. Бәхетле булыгыз», «Сез шундый матур пар. Артурның сәламәтлеге әйбәт була күрсен. Гел бергә булыгыз», – кебек эчтәлектәге комментарийлар язып калдырганнар.

  • Иркә яраланган иренең хәле турында сөйләде: «Операциягә әзерләнәчәкбез»

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх