На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Улым менә-менә өйгә керер кебек...»: Тугыз яшьлек малай ачык коега төшеп һәлак булган

Карелиянең Олонецк районы Ильинский бистәсендә балаларның уеннары коточкыч фаҗига белән тәмамланган. Куышлы уйнаганда, 9 яшьлек малай янгын вакытында су алу өчен кулланыла торган коега егылып төшкән. Фото буенча, бу – квадрат формасындагы бетон кое. Баланың дуслары аңа ярдәм итәргә тырышкан, тик кое тирән булган.

Алар өлкәннәрне ярдәмгә чакырган. Шул тирәдән янгын сүндерүче узып бара торган була. Ир-ат ярдәмгә әтисен чакыра, алар малайга ярдәмгә ташлана. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы хәбәр итә.

Малайны янгын сүндерүчеләр килгәнче коедан чыгарганнар. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы килеп җиткәнче, белгечләр реанимация үткәргән. Аннан соң баланы медикларга тапшыралар. Кызганыч, малайны коткарып кала алмыйлар, – дип сөйли фаҗига турында Карелиянең Куркынычсызлык буенча дәүләт комитеты рәисе Олег Поляков.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын коесын биредәге администрация карап торырга тиеш булган. Тикшерүчеләр аның ни өчен ачык торуын ачыклаячак. Фаҗига факты буенча РФ Җинаять кодексының 293 нче «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән ваемсызлык» маддәсенең 2 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Гаеплеләргә 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный, диелә хәбәрдә.

Социаль челтәрләрдә гаиләнең кайгысын уртаклашканнар. «Мин моңа әле да ышана алмыйм, улым менә-менә өйгә керер кебек», – дип җавап язган баланың әнисе.

Ссылка на первоисточник
наверх