На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Җырчы Диләрә Илалетдинова: «Күңелем тыныч түгел»

Татар эстрадасының яшь һәм гүзәл җырчыларының берсе Диләрә Илалетдинова соңгы вакытта сәхнәдә күренми, шулай да социаль челтәрләрдә төрле мәҗлесләрдә чыгыш ясаган видеолары белән уртаклаша. Ул кияүгә чыкты, улы туды. Күңелле мәшәкатьләр белән сәхнәдән вакытлыча югалды.

Җырчы социаль челтәрдәге виртуаль дуслары белән аралашып тора, гаилә тормышы мәшәкатьләре һәм бәйрәмнәрен дә күрсәтә.

Бу юлы җырчы күңеле тынычлык тапмавы, тормышындагы зур югалтуы – әнисез калуы турында язган.

«Бүгенге көнем әллә ничек уза. Бер яктан, сөнечле вакыйга – абыйларның туй көне, бабайның туган көне. Икенче яктан, әниемнең үлгән көне. Көне дә елак бүген. Күңелем тыныч түгел. 12 август», – дип күңелен бушаткан ул. Күрәсең җырчының күңелен әнисен сагыну сагышы баскан...

 

Ссылка на первоисточник
наверх