Яшь җырчы Айдар Рәкыйпов күптән түгел генә сөйгәне белән никах укыткан иде. Шушы көннәрдә артистның тормышында тагын бер куанычлы вакыйга булган – ул Казан дәүләт мәдәният университетында Венера Ганиева классын тәмамлап, кызыл диплом алган.
«Әлеге кызыл диплом эченә минем исемем язылган. Бүген мин магистр дипломына ия булдым.
Күңелдә аңлатып бетереп булмаслык шатлык.Венера Әхәтовна, сезгә бәяләп бетергесез хезмәтегез, безгә ышанычыгыз һәм һәрвакыт терәк булуыгыз өчен зур рәхмәт», – дип язды бу хакта Айдар социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фото: © Айдар Рәкыйпов сәхифәсеннән
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии