Гөлназ Шәрипҗанованың осеменаторлар – сыерларны ясалма орлыкландыручылар бәйрәмен алып барган. Бу видео «Татарлар» төркемендә чыкты. Үзенчәлекле профессия вәкилләре тамашачыларны да, җырчының үзен дә көлдергән.
Җырчы өч ирне чакырып чыгара. Ике ир олырак, берсе яшьрәк егет. Башта осеменаторлардан бармакларын селкеттерә.
«Никтер дәртле түгел», ди ул аннары.- Минем аңлавымча, менә перчаткага ниндидер семянкалар салалар да…
- Шприц белән ясыйсы аны! – дип төзәтә аны ирләрнең берсе.
- Менә шушы шприцтагы әйберләре каян алыш? Нәрсә дип атала эчтәге әйбер? Симәнкәләр?
- Нәсел үгезләреннән алалар инде аны, каян алсыннар, бездән алмыйлар!
- Әйтәм күрше авылның үгезе үзегезгә охшаган! Ирек абый, ә синең чутлаганың бармы, ничә тапкыр керттең? Тыккан саен бәбәй буламы?
- Юк-юк, хатыннарныкы кебек түгел сыерларныкы! – ди ирләрнең берсе.
- Күп тыгу файдалы түгел, бер тыгу файдалы, – ди икенчесе.
- Менә тыктың да, нәтиҗәсен каян беләсең? Тест бармы? – дип сорый җырчы.
- Нәтиҗәне бу егет белә! – дип тагын бер егетне төртеп күрсәтәләр.
- 32 көннән, – ди егет.
- Ә булмаса нишлисең?
- 32 көннән тагын орлыкландырасың.
- Ә сыер берәр команда бирәме «мин әзер» дип?
- 32 көннән УЗИда карыйлар. Анда буазмы-юкмы икәне билгеле була, – дип аңлата егет.
- УЗИ? Ничего себе. Ә УЗИны син үзең эшлисеңме? – дип шакката Гөлназ Шәрипҗанова.
- Әйе, үзем карыйм, – ди егет.
- Сезнең гинеколог та бармыни?
- Гинеколог болар! – дип төртеп күрсәтә егет ирләргә.
«Интертат» ясалма орлыкландыручылар турында язган иде:
- «Артлары күмәч булып кайтып китәрлек булсын!» Ясалма орлыкландыручылар бәйгесендә күргәннәр
Свежие комментарии