На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Картлар йорты янында самолет төшкән

Америкада картлар йорты янында парковкага самолет төшкән. Бу хакта "База" Телеграм-каналы яза.

Якынча мәгълүматлар буенча, Пенсильваниядә кечкенә самолет торак комплекс һәм картлар йорты янында һәлакәткә юлыккан. Зыян күрүчеләр бар.

Һәлакәт җирле вакыт буенча 15:00 сәгатьләр тирәсендә булган. Фаҗигадән соң янгын чыккан.

Якынча мәгълүматлар буенча, самолет Ланкастер аэропортыннан 15:15 сәгатьтә очып киткән, тик шундук диярлек идарәне югалта һәм җиргә төшә. Бортта биш кеше булган. Әлегә фаҗига сәбәбе билгеле түгел.

Соңрак интернетта чыккан язмага караганда, очучы диспетчерларга самолетның ишеге ачык булу сәбәпле, кире аэропортка кайтырга кирәклеген әйткән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх