На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Татар эстрадасы җырчысының әбисенә 100 яшь тулган

Татар эстрадасы җырчысы Айрат Сафин үзе һәм якыннары өчен бик тә кадерле булган җылы бәйрәмнән мизгелләр белән бүлешә. Аның әбисенә шушы көннәрдә 100 яшь тулган! Фәймә апаның олы юбилеен балалары, бихисап күп оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелып, зур мәҗлес ясап бәйрәм иткәннәр.

«Минем әбиемә – 100 яшь, ышанып та булмаслык, бу – бер гасыр!

Мин мондый юбилейда беренче тапкыр! Аллаһка шөкер, барысы да бик яхшы үтте, күңелле булды», – дип яза Айрат социаль челтәрләрдә.

Фәймә апага әле 100 яшь бирмәссең дә. Ул күтәренке рухта, әлеге бәйрәмне оештырганнары өчен чын күңелдән сөенә. «Кадерле балаларым, якыннарым, күршеләрем. Әлхәмдүллиләһи шөкер, бик куанычлы көнем, бәйрәмемне бик хөрмәтләдегез», – дип, якыннарына рәхмәт сүзләрен дә җиткерә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх