На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

  • Геннадий Веретенников
    А перевести и прочитать интересную статью трудно?Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!«Ир кеше хыянәт и...
  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...

Куертылган сөттән күмәч рецепты

Куертылган сөт кушып басылган камыр бик йомшак булып пешә.

Камыр өчен кирәк: 400 мл сөт, 25 г чи чүпрә, ярты чәй кашыгы тоз, 100 г куертылган сөт (сгущенка), 100 г ак май, 650-700 г он.

Җылы сөттә чүпрәне эретергә, шуңа эрегән ак май һәм куертылган сөт салырга, тоз сибәргә, әз-әзләп он өстәп, йомшак кына камыр басарга.

Камырга тәм кертү өчен, ярты чәй кашыгы ванилин да кушарга була.

Әзер камырны кисәкләргә бүлгәләп, түгәрәк яки башка формадагы күмәчләр ясарга. Аларны бер-берсенә тидермичә табага тезәргә һәм, кабарсыннар өчен, 30-40 минутка җылы урынга куярга.

Өсләренә әз генә шикәр комы сибәргә мөмкин, чөнки бу камыр артык баллы түгел. Гомумән, мондый күмәчне төрле эчлек белән ясарга була.

Күмәчләр кабаргач, газ мичендә 180 градуста 15 минут тирәсе пешерергә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх