Иреннәрен кызарткан, чәчләрен буяткан уенчык төсле кыз аның кулына 37 мең акча тоттырды! Тиен-куяны да бар иде әле. Башы әйләнеп китте Вәкилнең бу кадәр акчалар кулына килеп кергәч. Энекәше Хәмит:
– Әйдә минем карточкага күчерик, зур акчалар белән юлга чыгу ярамас, – дип әйтеп карады.
Тыңлыймы соң Вәкил! Аның үзенең күкрәк киереп өенә кайтып керәсе, хатынының һушын алып, шул кызылсу биш меңлекләрне идәнгә чәчеп җибәрәсе килә иде. Ничек баш тартмак кирәк шундый ләззәтле мизгеләрдән? Ә Хәмит бераз соңлап кайтасы икән, аның алмашы 2 көннән килергә тиеш... https://intertat.tatar/news/es-xaky-karim-kara-5864210
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии