На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Депутат интернеттагы кыска видеоларны тыярга тәкъдим итте

Интернеттагы кыска форматтагы видеолар кеше үсешенә начар йогынты ясый, аларны тыю яхшырак булыр иде. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов әйткән, дип яза «Татар-информ».

Депутат фикеренчә, рилс һәм шортс форматындагы видеолар деградация һәм кешеләрдә контентны тиз куллану бәйлелеге китереп чыгара.

Ул җәмгыятьтә цифрлы гигиена культурасы булмавын, ә социаль челтәрләрнең кешеләргә үз-үзләрен тотышының яңа моделен «әйтә» башлавын да әйткән.

Шулай ук Милонов фикеренчә, кыска видеоларның күпчелеге түбән сыйфатлы, аларның интеллектуаль кыйммәте юк, аларда ешрак примитив шаярулар була. Моннан тыш, мондый роликлар ясауда профессиональ булмаган башкаручылар катнаша, ә мондый материалларның эчтәлеге өчен җаваплылык юк диярлек.

Кыска видеолар феноменын борчулы һәм хәтта потенциаль экстремистик күренеш дип карарга була, дип өстәгән ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх