На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Коръән аятьләре язылган савыт-сабаны кулланырга ярыймы?

Кибетләрдә Аллаһ исеме язылган чынаяклар, тәлинкәләр табарга була. Кайвакыт андый савыт-сабаны бүләккә дә бирәләр. Аны кулланырга ярыймы соң?

Коръән аятьләре яки ислам дине догалары язылган савыт-саба куллануны турыдан-туры тыю юк. Ә гомуми кагыйдә нигезендә, тыелмаган нәрсәләрнең барысы да рөхсәт ителә.

Шуңа күрә көндәлек тормышта мондый савыт-саба куллану рөхсәт ителә.

Мөселманнарга кулланырга ярамаган савыт-сабага килгәндә, ул – алтын һәм көмештән эшләнгән савытлар. Бу тыю ир-атларга да, хатын-кызларга да кагыла.

Ничек кенә булмасын, мондый савыт-сабаны кулланганда, анда Аллаһ сүзләре язылганын аңлау мөһим, шуңа күрә аңа хөрмәт белән карарга кирәк. Ул кайдадыр аунап ятарга тиеш түгел, аны тыелган ризык өчен кулланырга яки бәдрәфтә калдырырга ярамый. Болар барысы да – Аллаһы Тәгалә сүзләренә карата үз-үзеңне тиешенчә тотмау, дип бәяләнәчәк. Әгәр андый савыт-саба ватылса, аны күмәргә кирәк, дип аңлата Татарстан Республикасы Диния назәрәтенә караган Islam Today сайты.

Ссылка на первоисточник
наверх