На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Венесуэла президенты Мадуро өченче тапкыр сайлануын белдергәч, протест акцияләре башланды

Венесуэлада президент Николас Мадуроның өченче тапкыр сайлануы билгеле булгач, урамга демонстрантлар чыккан. Алар юлларны яба, яндыргыч сыеклык салган шешәләр яндыра, Мадуроның портретларын яндыра һәм элекке президент Уго Чавесның һәйкәлләрен җимерә. Илнең башкаласы Каракас һәм Маракай шәһәрендә полиция белән бәрелешләр булган.

Полициягә ташлар, таяклар, яндыргыч шешәләр атканнар, полиция күздән яшь агыза торган гранаталар аткан, дип яза РБК, чит ил чыганакларына таянып.

Президент резиденциясе янында атыш тавышлары ишетелә, дип язалар. Мадуро Венесуэлада «фашистик фетнә» оештырмакчы булалар, дип белдергән. Ул илдә фетнә булу ихтималы, үзен бәреп төшерергә омтылулары хакында әйткән.

Венесуэлада президент 6 елга сайлана. Икенче тапкыр сайлангач (2018 елда) илдә озакка сузылган митинглар барган иде. Мадуро 1962 елгы, ул Уго Чавес курсын дәвам итүче президент. Венесуэла Уго Чавес заманыннан бирле АКШны империалистик ил дип саный, илнең мөстәкыйль курсын, АКШка каршылык курсын дәвам итә. Венесуэлага каршы санкцияләр кертелгән.

Дәүләт Думасы депутаты Алексей Волоцков «чит илдән финансланган оппозиция» вәзгыятьне катлауландырырга тели, дип хәбәр итә.

Майкетия шәһәрендә аэропортны кулга төшергәннәр дип язалар.

Демонстрантлар президентны алдашуда гаепли. Рәсми нәтиҗәләр буенча, президент 51,2 процент тавыш җыйган, оппозицион кандидат Эдмундо Гонсалес — 44%. Оппозиция фикеренчә, бәйсез сораштырулар Гонсалесның 65 процент тавыш җыеп җиңгәнен, Мадуроның күп дигәндә 31 процент җыйганын күрсәтә.

Россия Венесуэладагы сайлау нәтиҗәләрен беренчеләрдән булып таныды.

Венесуэла сайлау нәтиҗәләрен танымаган илләрдән илчеләрен кайтара. Алар – Аргентина, Перу, Коста-Рика, Чили, Уругвай, Панама, Доминикана.

ШОТ һәм База каналларындагы видеолар файдаланылды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх