На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Фирдүс Тямаев махсус операция зонасына җыена

Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтергә җыена. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте һәм дуслары, танышлары хәрбиләргә биргән күчтәнәчләрне күрсәтте.

«Сәлам, дуслар! Аллаһка тапшырып, бу көннәрдә зур юлга – егетләр янына барырга чыгабыз. Нурлаттан 3 фура һәм 2 микроавтобус бара.

Менә монда минем якын дусларым шәхси бүләкләр әзерләгән. Алар казылык, сыр, казлар, сосискалар китереп бирде, әле егетләр тагын алып киләчәк. Акча җибәрүче дусларым да бар. Квадроцикл алып барырбыз дигән идек, азрак акча җитеп бетмәде, икенче юлы алып барырбыз инде.

Егетләргә күчтәнәч җибәрүчеләргә рәхмәт яусын, сезнең исемнән тапшырырмын. Безгә хәерле юл теләгез, очрашуга кадәр.

Чаллы һәм Җәлил концертларын күчерергә туры килде, хәзер аңладыгыз инде ни өчен икәнен. Алайса кичә сүгеп яталар иде. Ачуланмагыз, гафу үтенәм. Безнең егетләргә гуманитар ярдәм итү беренче урында тора. Концертның көнен билгеләрбез. Мин сезне яратам!» – диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх