На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Кадыров «Wildberries» офисында булган хәлгә милли төсмер бирергә теләүчеләрне кисәтте

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров «Wildberries» офисындагы инцидентка милли төсмер бирү һәм көнкүреш вазгыяте аркасында халыкны куркыту омтылышын кисәтте. Бу хакта ул Telegram-каналында язган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Әгәр кемнең дә булса кадыровчыларга дәгъвасы бар икән, аларны шәхсән миңа белдерсеннәр, чөнки мин төп кадыровчы булып торам.

Көнкүреш мәсьәләсе нигезендә тулы бер халыкларны котыртырга мөмкин дип санаучы кеше бик нык ялгыша. Үз сүзләрең өчен җавап бирергә кирәк! Әгәр миңа сораулар бар икән, бернинди проблемалар да юк», – дип язган Кадыров.

Кадыровның көч структуралары хезмәткәрләре белән киңәшмәсе барышында яздырылган видеода республика башлыгы шулай ук «Wildberries» офисындагы инцидент темасына кагылып, Дагыстан сенаторы Сөләйман Керимовны, Дәүләт Думасы депутатлары Бекхан Барахоев һәм Ризван Курбановны телгә алды. «Әгәр алар киресен исбатламаса, мин рәсми рәвештә Барахоевка, Керимов Сөләйманга, Курбанов Ризванга канлы үч игълан итәм. Шаһитлар бар, алар заказ биргән, сез заказны (Рамзан Кадыровны үтерүгә) күпмегә кабул итә алуны сораган кешеләр бар», – дигән ул, чечен телендә чыгыш ясаганда.

Ссылка на первоисточник
наверх