На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Күрше төбәктә көпә-көндез бүреләр сарыкларны ботарлый

Башкортстанның Әбделкәрим авылында бүреләр алты сарыкны ботарлап ташлаган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Баймак районындагы гадәттән тыш хәл турында авыл халкы сөйләгән. Бүреләр сарыкларга көндез ташланган.

Әбделкәрим авылы башлыгы Әлфия Мусина «Башинформ» хәбәрчесенә сөйләгәнчә, Баймак районында көз башыннан ук бүреләр активлашкан.

«Безнең йорт хайваннары иректә утлап йөриләр. Кичә көндез авылдан ерак түгел генә тауларда бүреләр алты сарыкны ботарлаган. Авылдашлар бу турыда авыл чатында яза. Ветврач бу белешмәне раслады», – ди авыл башлыгы.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх