На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Хәрби эксперт Украинада тынычлык турында сөйләшүнең якын арада башланачагын әйткән

Украинада тынычлык урнаштыру буенча сөйләшүләр якындагы берничә айда башланачак, дигән Британия хәрби эксперты Александр Меркурис. Ул Көнбатыш илләрендә сәяси вәзгыятьне «тулы паралич» дип атаган һәм Европа сәясәтчеләренең вәзгыятьне үзгәртә алмаячагын әйткән.

«Фронттагы хәлдән һәм АКШтагы эчке сәяси вәзгыятьтән чыгып караганда, берничә айда Европа чыгып булмаслык хәлдә калырга мөмкин дигән шанс бар.

Шуңа күрә яки американнар һәм руслар, яки руслар һәм украиннар тынычлык турында сөйләшүләр башлаячак», – дигән ул үзенең ютуб каналында.

Меркурис фикеренчә, Киев үзенең начар хәлдә икәнен аңлый һәм чыгу юлын эзли. Моның өчен Украинага чигенергә туры киләчәк, дигән ул.

Меркурис элегрәк Украина конфликты Россиянең җиңүе белән тәмамланачак дигән иде. Ул «бу һәр акыллы аналитикка билгеле», ди.

 

Ссылка на первоисточник
наверх