На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ире хыянәт итә дип шикләнгән хатын нәни кызын балта белән чабып үтергән

Красноярск краендагы Курагино бистәсендә яшәүче хатын 3 яшьлек баласын балта белән чабып үтергән. Аны 24 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорыйлар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әни кеше 3 яшьлек кызын чабып үтерә, 8 яшьлек кызын үтерергә маташа. Бу турыда төбәк прокуратурасы хәбәр иткән.

Фаҗига 2024 елның 25 июнендә була.

Шәхси йортта башы һәм муены чабып яраланган кыз бала мәете табыла. Аның 8 яшьлек апасының муены пычак белән яраланган, аны хастаханәгә алып китәләр. Әлеге җинаятьтә балаларның 34 яшьлек анасы гаепләнә.

Төбәк буенча Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, хатын ире хыянәт итә дип шикләнә башлый. Ул балаларын үтереп, иреннән үч алырга маташа. Хатын исерек килеш балта белән кече кызын чаба, аннары пычак белән башка кызын яралый. 3 яшьлек бала урында ук үлә. Өйдә булган тагын бер бала – 6 яшьлек кыз исән, аңа зыян килмәгән.

Әти кеше бу вакытта эштә була.

Тикшерү барышында хатынның үз гамәлләрен белеп эшләгәнлеген экспертиза раслый. Өстәвенә, ул үтерүе өчен үкенми. Суд барышында бу хатын теләсә нинди карарны кабул итәргә әзер булуын белдерә, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх