На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Көнгә ничә мандарин ашарга ярый?

Кешегә көненә 200-250 граммнан артык мандарин ашамау хәерле. Бу турыда РИА Новости диетолог Антонина Стародубовага сылтама белән хәбәр итте.

«Мандарин «Яңа ел җимеше» дип атала. Ул нәкъ менә Яңа ел алдыннан өлгерә. Максималь файда алу өчен аны көненә 200-250 граммнан артык ашамау хәерле», – ди Стародубова.

Аның сүзләренчә, мандаринның калориялелеге чагыштырмача зур түгел – 100 граммда 38 Ккал.

Туклыклы матдәләр составы нигездә углеводлар, 100 грамм мандарин йомшагында 8 граммга кадәр.

Ләкин олы кеше дә цитруслыларны, аерым алганда, мандаринны күп ашаса, псевдоаллергия реакциясе барлыкка килергә мөмкин. Бу вакытта кычыну һәм тәндә тимгелләр барлыкка килә», – ди белгеч.

Стародубова сүзләренчә, мандариннар – С витамины чыганагы, аларда В төркеме витаминнары, каротиноидлар – А провитамины, минераль матдәләр, клетчатка, органик кислоталар, биофлавонидлар бар.

100 грамм мандаринда С витаминының көнлек нормасының 40 проценты бар, ди диетолог.

 

Ссылка на первоисточник
наверх