На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

• Бергсерг Бергсерг
Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
• Михаил Васильев
Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
• Михаил Васильев
У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Малави вице-президенты утырган вертолет югалган: ул һәлак булгандыр дип фаразлыйлар

Африканың Малави иле вице-президенты утырган вертолет радарлардан югалган. malawi24.com сайты фаразынча, ул үлгән булырга тиеш. Чөнки иртәнге уннан бирле аның хакында хәбәр юк.

Вице-президент Саулос Клаус Чилима илнең башкаласы Лолонгве шәһәреннән очып китә. Ул илнең төньягындагы Мзузу аэропортына төшеп туктарга тиеш була.

Әмма вертолет радарлардан югала. Ул Чикангава дигән торак пункт янында һәлакәткә юлыккан дип фаразлыйлар. Экипаж һәм пассажирлар турында берни билгеле түгел.

Ил президенты Лазарус Чаквера югалган очкычны эзләү өчен коткару операциясе башлаган. Ул Багам утрауларына барырга тиешле сәяхәтен кичектергән.

Малави Африканың көньягында, Мозамбик, Танзания янында. Малави Африканың иң тыныч илләреннән санала.

Иран президенты Ибраһим Раиси утырган вертолет та радарлардан югалган иде. Президент исәндер, вертолет аварияле төшеп кенә утыргандыр дип фаразладылар, әмма очкыч тауларга бәрелеп янган булып чыкты.

Ссылка на первоисточник
наверх