«Рыбарь» телеграм-каналында Украина хәрби көчләренең пилотсыз очкычын Ка-52 вертолеты бәреп төшергән кадрлар чыкты. Бу хәл Казан янында булуы әйтелә – шаһитлар аның Питрәч районының Көек һәм Богородское авыллары арасында булуын әйтә.
Видеодан күренгәнчә, вертолет дронны башта авиацион пушка-пулеметтан атып бәреп төшермәкче була.
Аннары очучы дронга ракета белән ата. «Российский газета» язуынча, бу «Игла» ракетасы. Дрон урман полосасы янына төшеп шартлый.
Видеоны төшерүчеләр – төзелеш материалларына караганда, төзүчеләр дип уйларга кирәктер, бик эмоциональ рәвештә комментарийлар биреп бара. Сүгенгән урыннарын алып атып, ул видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Свежие комментарии