На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Мисырда ялда вакытта 4 яшьлек бала буш бассейнга егылып төшеп һәлак булган

Мисырда Россиядән килгән дүрт яшьлек бала 6 метр тирәнлектәге буш бассейнга егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта «РЕН ТВ»га малайның әнисе сөйләгән.

Гаилә Хургада шәһәрендә ялда булган. Хатын-кыз документлар тутырган арада, әтисе ике улы белән урамга чыгып китә.

Кунакханә территориясендә фонтан, ә фонтан артында 6 метр тирәнлектәге буш техник бассейн була.

Кечкенә бала бассейнны карарга теләп, аның кырыена килеп баса. Бассейн кырыенда бернинди киртәләр һәм кисәтүләр да булмаган.

Әти кеше балаларын үзе янына чакыра, олы бала әтисе янына шунда ук йөгереп килә, ә кечкенәсе ялгыш якка атлый һәм бассейнга егылып төшә. Өч сәгатьтән соң ул хастаханәдә үлә.

Алга таба тагын мондый фаҗигаләр булмасын өчен, гаилә кунакханәдәге җитешсезлекләрне бетерүне таләп итә. Иминият компаниясе һәм турагентлык гаиләгә зур ярдәм күрсәткән.

«Без шулай ук РФ Тикшерү комитетына гариза яздык. Әгәр кунакханә территориясендәге әлеге конструкция буенча хокук бозу ачыкланса, гаеплеләр моның өчен җәза алырга тиеш. Кунакханәдәге хата безнең 4 яшьлек балабызның гоемерен өзде», – дигән әни кеше.

Малайның мәетен туган иленә алып кайту эшен оештыруда иминият компаниясе булышкан, ә тур саткан компания гаиләгә юллама бәясен тулысынча кире кайтарган.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх