На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

ИлГәрәй төркеме юлда күңелсез хәлгә очраган

Җырчы ИлГәрәй төркеме Пермь якларына концерт белән барганда, күңелсез хәлгә очраган. Алар урманның кыл уртасында батып калганнар, җитмәсә, төнгә каршы. Җырчының «ут» биючесе Гүзәлия төшергән видеоларда артист тормышының ялтыравыклы кием киеп сәхнә яулау гына булмавы яхшы күренә.

Машинаны этә-этә, тәгәрмәч астындагы балчыкны казый-казый, төркем егет-кызлары арып, пычранышып беткәннәр.

«Без генә шундый ситуациягә эләгә алабыз», – дип сөйләгән Гүзәлия.

Күмәк көч белән, шактый вакытлар узгач кына, алар машинаны чыгара алганнар.

ИлГәрәй исә «саз белән көрәш» вакытында руль артында утырган. «Мин бик каты булышыр идем, ләкин минем кроссы шул», – дип акланган җырчы, шаяртып кына кәнәгатьсезлек белдергән төркеменә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх