На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Азамат Гафаров әтисе белән хушлашуда: «Әти, әйдә, тор инде, дип әйтәсем килә»

Әлеге минутларда Башкортстанның Мәҗит Гафури исемендәге драма театрында Россия һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров белән хушлашу мәрасиме бара. Бирегә мәрхүмнең балалары, туганнары, җитәкчелек, сәхнәдәш дуслары һәм меңләгән фанатлары җыелган.

  • Әлеге минутларда Гафури театрында Фидан Гафаров белән хушлашалар

Бәхилләшү чарасында Фидан Гафаровның улы, Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров кадерле кешесе белән хушлашырга килгән Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә, театр әһелләренә, туганнарына һәм барлык халыкка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Мин әтиемнең китүенә әле дә ышана алмыйм. Ул хәзер шундый матур ята. Янына килеп: «Әти, төш вакыты җитте бит, әйдә, тор инде», - дип әйтәсем килә.

Бүген дә иртән торгач та күрдегез - тышта кар ява, табигатьнең дә әтием белән хушлашасы килми. Урамда да бүген кышкы романс.

Бик авыр бүген сөйләве. Шулай килеп чыкты... Әти бөек кеше иде. Ул искиткеч актер, бик яхшы әти булды. Ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Ул халык өчен күп нәрсәләр эшләде, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышты. Кызганыч, үзенә булыша алмады.

Тыныч йокла, кадерле әтием. Мин сине бик яратам. Бүген күпме кеше килде синең белән хушлашырга. Залда оныкларың, кызың утыра… Мин театрда синең юлны дәвам итәрмен. Тыныч йокла, бәхил бул, әтием!» - диде Азамат Гафаров.

  • Фидан Гафаровның улы Азамат кайгылы көнне дә спектакльдә уйнаган: «Әти дә шулай итәр иде»

 

Ссылка на первоисточник
наверх