На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

«Бала үлеменнән дә зуррак кайгы юк»: Айрат Фәррахов квадроцикллар сатып алмаска өндәде

Думага Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов ата-аналарны үз балаларына квадроцикллар сатып алмаска өндәде.

Депутат белдергәнчә, Дәүләт Думасы индивидуаль мобильлек чараларын сату кагыйдәләрен даими катгыйландыра алмый.

Кичә 12 яшьлек яшүсмер Кощаково авылы (ТР Питрәч районы) янында квадроцикл белән юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган.

Ул шулай ук һәлак булганнарның әти-әниләренең кайгысын уртаклашуын белдерде, әмма нәкъ менә ата-аналар балаларының мондый транспортта йөрүе өчен җаваплы булуын билгеләп үтте. «Һәлак булучы баланың әти-әнисенең кайгысын уртаклашам. Әлбәттә, ата-аналар өчен үз баласы үлеменнән дә зуррак кайгы юк, әмма без, ата-аналар, балаларга шушындый куркыныч транспорт чаралары алганда, бу – безнең җаваплылык икәнен аңларга тиешбез.

Дәүләт Думасы кагыйдәләр эшләргә тиеш, чөнки бу транспортта кагыйдәләр буенча гына йөрергә мөмкин. Ә ата-аналар үзләре өчен өстенлекләрне төгәл куярга тиеш. Мин үз гаиләмә «беркайчан да кар машиналарында йөрмәгез» дидем. Шулай ук безнең гаиләдә бернинди квадроцикллар да булмаячак, һәм без беркайчан да алардан файдаланмаячакбыз, чөнки бу – куркыныч һәм идарә ителми торган транспорт. Бу – катлаулы юл вазгыяте очрагында исән калу өчен шанслар бирми торган транспорт», – дип ассызыклады парламентарий.

 

Ссылка на первоисточник
наверх