Телетапшырулар алып баручы Венера Аитова улларының «утренниклары»нда булган. Ул бәйрәмдә алган хис-кичерешләре белән бүлешә.
– Балалар бакчасында башта Гаязның, аннары Гомәрнең «Чыршы бәйрәме» узды. «Су чәчәге» чыгу сәбәпле, репетицияләрдә булмасалар да, шигырьләрен өйрәнеп килде бәбкәләрем.
Гаяз әзерлекле, күтәренке булып килгән җирдән… Кыш бабайдан шулкадәр курыкты, башта якында утыручы дустына, аннан миңа сарылды, кабат янына да якын килмәде, хәтта шигырен дә шыпырт кына Кар кызына сөйләде.
Ничек кенә хәзер Кыш бабайга мәхәббәтне кайтарырга икән?Гомәрнең группасында да бәйрәм искитмәле җылы, рәхәт узды. Гомәргә бүләкләр өләшкәч, дусты белән кире Кыш бабайга илтеп, «рәхмәт, безнең өйдә бүләкләр бар инде», – диделәр (төшерергә өлгермәгәнмен). Шаккатты Кыш бабай! «Елына күрә балалары да төрле, мондыйны күргән юк иде әле», - диде.
Свежие комментарии