Җиңү көне!🕊️
Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов һәм Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина «Җиңү көне» («День победы») җыры белән тәмамланды. (Җырның авторлары – Давид Тухманов музыкасы, Владимир Харитонов сүзләре).
Тантанада җыелма хор башкаруында «Җиңү көне» җырына театральләштерелгән композиция күрсәтелде. Мәйданда хәрби-патриотик күргәзмә эшләде, кунакларны ризыклары белән сыйладылар.
Меңьеллык мәйданындагы парадта Татарстанның халык артисты Ян Орехов җитәкчелегендә Казанның Суворов исемендәге хәрби училищесы оркестры, Татарстанның халык артисты Марат Кадыйров җитәкчелегендә Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының тынлы уен кораллары оркестры, Татарстанның атказанган артисты Вадим Кравчук җитәкчелегендә Росгвардиянең Татарстан буенча бүлеге оркестры, Татарстанның халык артисты Владимир Леонов җитәкчелегендә Суворов исемендәге Казан хәрби училищесы оркестры, майор Андрей Маслов җитәкчелегендә Казан югары танк команда училищесы оркестры чыгыш ясады.
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии