На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

5 июльгә һава торышы һәм ай календаре

5 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көннең икенче яртысында һәм кичке якта көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, урыны белән боз явачак. Көньяк-көнчыгыштан 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр, яшен вакытында 17 метр тизлектә көчле җил.

Төнлә һава температурасы +16..+21˚, көнбатыш районнарда +24˚, көндез +32..+37˚ градус.

Яңа ай.

Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, үсемлекләрне, агач-куакларны кисәргә, яфракларын йолкырга киңәш ителми. Туфрак һәм хуҗалык эшләре башкарырга ярый.

 

Ссылка на первоисточник
наверх