На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

Россия һәм Украина якын арада «1000гә 1000» форматында әсирләр алмашачак

Якын арада Россия һәм Украина арасында «1000гә 1000» форматында әсирләр алмашу булачак. Бу турыда Истанбулда Россия делегациясе башлыгы Владимир Мединский әйткән. «Татар-информ» шул хакта яза.

Мединский сүзләренчә, Россия ягы сөйләшүләр нәтиҗәсе белән нигездә канәгать. Россия һәм Украина киләчәктә утны туктату мөмкинлеге турында үзләренең күзаллавын тәкъдим итәчәк, шуннан соң сөйләшүләр дәвам итәчәк.

«Якын көннәрдә 1000 кешегә 1000 кеше форматында әсирләр алмашу көтелә», – диде ул сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча.

2025 елның 16 маенда Россия белән Украина арасында 2022 елдан соң беренче турыдан-туры сөйләшүләр 13:35 сәгатьтә башланды. Бу сөйләшүләр алдыннан Төркия, АКШ һәм Украина арасында өч яклы очрашу узды, шулай ук Россия делегациясе башлыгы, РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский белән Америка ягы арасында аралашу булды, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх