На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

Ике яшьлек кыз аш белән кәстрүлне өстенә аударып һәлак булган

Ике яшьлек кыз аш кәстрүле кайнап утырган плитәне өстенә аудара һәм алган пешү җәрәхәтләреннән үлә. Бу хакта Тыва буенча Тикшерү комитеты идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Рен ТВ» сайты.

Фаҗига 7 мартта Кызыл шәһәрендәге Дачная урамында урнашкан шәхси йортта була. 2 һәм 3 яшьлек ике бала әбиләре күзәтүе астында була.

Әбиләре өйдән чыккач, балалар кухняга кереп, электр плитәсен һәм аның өстендә торган аш белән кәстрүлне өсләренә аудара.

«Тәненең 38-40 проценты термик пешү җәрәхәтләре белән медицина учреждениесенә китерелгән 2 яшьлек кыз үлгән», – дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетында.

Икенче бала да зыян күргән, аңа барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтәләр. Сабыйның тормышына бернинди дә куркыныч янамый.

Тикшерүчеләр баланың үлеме факты буенча тикшерү үткәрә.

Ссылка на первоисточник
наверх