На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Казанда авария ясап, кеше үтергән йөртүчене сак астына алганнар, аның абыйсы нефтьче

Казан үзәгендә авария ясаган «Порше» йөртүчесе Василий Барнабашвилины ике айга кулга алганнар. Бу хакта «Mash Iptash» Телеграм-каналы яза.

32 яшлек Василий Барнабашвили мотоциклчы белән узыша башлый, каршы як полосага чыга һәм «Лада» машинасына килеп бәрелә. «Лада» йөртүчесе ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак була.

Ә Василийның аягы гына имгәнә.

Якынча мәгълүматлар буенча, ул ООО «Картли» нефть фирмасы (2023 елда компания 46 миллиардтан артык акча эшләгән) хуҗасы Марат Барнабишвилиның туганы. Соңы ике елда Василий юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган – кызу йөргән өчен дүрт тапкыр җаваплылыкка тартылган булган.

Барнабашвили идарә иткән спорткар Porsche Cayman машиналарының бәясе 14 миллион сумнан башлана.

Суд утырышында Барнабашвили үзендә гастрит, бүсер булуын һәм Россия гражданлыгы булмавын әйткән. Ул Казахстаннан, әмма мәктәп елларын Казанда уздырган, шулай ук монда әнисе дә яши. Ул 30 августка кадәр СИЗОда булачак.

Ссылка на первоисточник
наверх