3 майда Мәскәүдә 40 яшьлек Наталья М.ны вәхшиләрчә үтергәнннәр. Ул Түбән Новгородта скрипач, «Миссис Россия-2019» титулы иясе була. Натальяның 3 баласы ятим калган. Бу турыда «Москва.Онлайн» хәбәр итте.
Җинаятьне 39 яшьлек А.П. кылган дип шикләнәләр. Бу ир-ат офтальмология клиникасында фәнни хезмәткәр булып эшли.
Натальяның мәете табылган фатирда кан таплары, көрәш эзләре була. Фатир А.П.ның анасы исемендә. Ир-атны сак астына алганнар. Аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.Натальяны 7 майда җирләгәннәр.
MSK1.RU белешмәсе буенча, Наталья 2019 елда «Миссис Нижний Новгород» һәм «Миссис Приволжский федеральный округ» бәйгеләрендә җиңә, аннары «Миссис Россия -2019» бәйгесендә җиңү яулый. Ул танылган скрипач, халыкара конкурслар лауреаты.
Свежие комментарии