На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Кемгә кояш, кемгә гөмбә: Казансу ярында җиз сын – миллионердан бүләк

Кремль яр буенда – «Елмай» һәм «Урам» парклары арасында үзенчәлекле бер скульптура барлыкка килде. Вакытлыча урнаштырылган арт-объект – «413» («Зур Эго») скульптурасы биредә тәгаен җәй буе – сентябрьгә кадәр торачак. Авторы – миллионер скульптор Василий Клюкин шулай вәгъдә итте. Ә аннары инде йә алга таба да торачак, йә башкасы белән алыштырылачак.

Кремль яр буена урнаштырылган әлеге заманча скульптура объекты журналистлар аша җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Алай гына да түгел, аның башка үлчәмнәрдә һәм башка материалдан ясалган икенче бер төп нөсхәсе Мәдәният министрлыгы йөзендә республикага бүләк ителде. Арт-объект ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда сакланачак. Яңа арт-объектны Заманча сәнгать галереясының Рус авангарды залында күреп булачак – ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее директоры Розалина Нургалиева авторга шулай вәгъдә итте:

Розалина Нургалиева: Рус авангарды залына куярга уйлыйбыз. Кандинский, Гончаров, Ларионовлар белән уртак залда торачак.

Василий Клюкин: Андый осталар белән бергә булу – бик мактаныч. Рус авангарды әле бетмәгән, дигән фикер белән килешәм. Ул дәвам итә.

  • Василий Клюкин – тамырлары белән Нократ буеннан, ягъни, тумышы белән Киров шәһәреннән булган миллиардер. «Совкомбанк»ка нигез салучыларның берсе. Әмма хәзер ул банк эшеннән китеп, заманча сәнгать һәм архитектура белән шөгыльләнә. Интернетта актарынсаң, аның моннан 12 ел элек Голливуд йолдызы Леонардо ди Каприо белән бергә космоска очарга җыенуы турында мәгълүмат күп, гаилә матавыклары турында да күп язылган.
  • «413» («Зур Эго») скульптурасы – Crypto сериясеннән абстракция эше, исеменә «Пи» билгесе (π) салынган.
    Арт-объектның биеклеге 4,5 метр һәм диаметры 413 см. Ул җиздән (латунь) эшләнгән, автор аны 2019-2020 елларда ясаган.
  • Скульптура 2020 елда Венада – Австрия башкаласында Василий Клюкинның персональ күргәзмәсендә тәкъдим ителгән. 2021 елда Дәүләт Рус музееның Малага шәһәрендәге (Испания) филиалында урнаштырылган. 2022 елдан 2024 елның декабренә кадәр Германиянең иң борынгы Заманча сәнгать музее булган Карл Эрнст Остхаус музеенда торган.

Хәзер ул – Казанда. Аны Казанга урнаштыруга эшмәкәр Радик Миңнәхмәтов та булышкан – автор үзе әйтте.

«Без бу объект өчен урынны озак сайладык. Безнең өчен кояшлы булуы мөһим иде», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова.

Объектның нигезенә куелган аңлатмада: «HTTP 413 хатасы сорау объектының күләме сервер чикләүләреннән артып китүен аңлата. Әмма бу – хата түгел, бары тик барьер гына, чөнки чынлыкта бернинди чикләүләр юк», – дип язылган һәм «Зинһар, арт-объектка менмәгез – бу сәламәтлек өчен куркыныч була ала», – дип кисәтелгән.

Василий Клюкин: Бу скульптураның биредә булуы мине нык сөендерә – су буендагы урыны да искиткеч. Аны Германиядән кайтарып бирегә урнаштыру бик мәшәкатьле булды, айлар буе яңарттылар, әмма моңа бер үкенү-борчылу да юк. Мин теләктәшлеге өчен Ирада Әюповага бик рәхмәтле. Без аның белән очраклы таныштык – уртак танышлар аша. Башта аның эше бик тыгыз иде – яңа театр белән шөгыльләнде. Сезнең яңа театрыгыз – космос! Техник яктан космик корабльгә тиң.

Ирада Әюпова: Бу театр – безнең өчен сынау. Мондый амбициоз проектлар кабат фикерләүне таләп итә. Шул исәптән безнең заманча сәнгатьнең кайсы этабында булуыбыз турында да. Дөнья үзгәрә. Театр сәнгатенең дә, сынлы сәнгатьнең дә үсеш концепциясе үзгәрә. Сәнгать билгеле бер ренессанс кичерә, үз-үзеңне күрсәтә белүгә дә запрос бар. Бу сәнгать әсәре шуны гәүдәләндерә, бу – үз-үзеңне күрсәтү запросы. Безнең шәһәрдә академик сәнгать чикләрен узып киткән объектлар күп түгел. Заманча сәнгать галереясендә без Розалина Миргалимовна белән алып барган проектлар – безнең халыкның иҗади потенциалын тагын да күбрәк ачу омтылышы. Без Европа белән Азия арасында – ике мәдәният янәшәләгендә яшәп, заманча сәнгатьнең шушы этабында лаеклы урын алырга тиешле. Зур рәхмәт сезгә, Василий, сезнең Казанны яратуыгызга бик шатмын. Бу бит – аның бер карауда шәһәребезгә гашыйк булуы.

Клюкин: Миңа сезнең уникаль театрыгыз бик ошады. Аның интерьеры гаҗәеп стиль белән, милли бизәкләр белән эшләнгән.

Теманы дәвам итеп, Ирада Әюпова бер татар рәссамын искә алды: «Үз чорының революционеры булган Бакый Урманче турында сүз алып бармыйм, сүз Фешин училищесында укыган һәм медиа-артның чишмә башында торган ирле-хатынлы Родченколар турында да бармый. Мин бүген онытылыбрак калган бер шәхесне искә аласым килә – Илдар Ханов. Аның барельефлары безнең объектларны бизәгән. Бу – безнең почерк».

  • Илдар Ханов – татар рәссамы, сынчы, архитектор, Тукай премиясе лауреты, «Галәм гыйбадәтханәсе» авторы. Чаллыдагы «Ватан-ана» мемориаль комплексы, «Тормыш агачы» сыны, Арча районы Кырлай авылындагы «Шигърият агачы» сыны һәм башкаларның авторы.

Ә сез нәрсәгә охшатасыз?

Инде арт-объектка карап, үзебезгә эмоциональ тәэсирен карыйк. Без нәрсә күрәбез? Беренче башка килгән уй: бу – кешенең эмоциаль, фәлсәфи дәрәҗәсен тикшерә торган тестмы? Беренче карашка гөмбә эшләпәсенең аскы ягы булып күренә икән, һәм фантазияң шунда туктала икән... әйе, алай да була ала. Минем күз алдымнан гөмбә эшләпәсеннән башлап, Грециядә сакланган фест дискына һәм Хельсенкидагы Сибелиус һәйкәл комплексына кадәр – барысы да үтте.

Ирада Әюпова: Скульптура исемендәге «Зур Эго» буенча минем үз концепциям бар. Эгоизм эксцентириклык белән тәңгәлләшеп күзаллана, һәм үзләрен дөньяның «кендеге» дип тойган кешеләр турында сүз бара дип санала. Бу эшнең уникаль үзенчәлеге бар – ул кояшны гаҗәеп чагылдыру үзлегенә ия. Һәр кешенең зур эгосы янәшәсендәге зур кояш аша чагылсын – кояшның яктысын тагын да арттырсын! Бу темага минем фәлсәфәм шундый.

Василий Клюкин: Эго темасына чыннан да ачыклык кертергә кирәктер. Чөнки ул еш кына көрәшергә тиешле әйбер итеп күзаллана. Мин алай димәс идем, бу – безнең нигезебез, без эчке эгобыз белән көрәшеп кенә ныгый алабыз. Ул – безнең рухи үсештә югарыдан югары баскычка күтәрелергә булыша торган идеаль партнерыбыз. Эшем аерым кешеләрне илһамландырса, мин бик шат булыр идем. Бу эш бик күп ассоциацияләр тудыра ала: кояш, гөмбә, күз, космик кораб, сәгать... Аның егермеләп версиясе арасында хәтта «Бетховен һәйкәле» дигәнен дә ишеттем. Тагын да күбрәк булсын иде андый ассоциацияләр. Сез талантлы кешеләрнең чиксез ресурсына ия.

Биредә «Пи» билгесе (π) дә яшерелгән. Пи билгесе – чиксезлек. Аның эчендә чиксезлек шифрланган, ул үз эченә бөтен мәгълүматны сыйдыра алган. Биредә ул билге үзе күренмәсә дә, мин аны шул рәвешле тасвирладым. Подиумның биеклеге – 31,4, киңлеге – 3,14, диск – 4,13. «413» – компьютер хатасының саны – гигант запрос җибәрелгәндә пәйда була.

Миңа бу скульптураның авторы булу бик ошый. Аның механик көче бар. Минем чит илләрдә бик күп скультуралар күргәнем бар. Россиядәге заманча рәссамнарның продакшн мөмкинлеге аз. Зур скультура кыйммәт тора. Мин чит илләрдә андый эшләрне сокланып һәм көнләшеп карап йөрдем. Хәзер заманча технологияләр белән супер нәтиҗәләргә ирешүче кешеләр арта бара. Миңа үземне шуларның берсе итеп тою ошый.

Василий Клюкин, Розалина Нургалиева, Ирада Әюпова

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Миңа үз уңаеннан министр Ирада Әюпованың ипләп кенә үз мәйданчыкларыбызны тәкъдим итүе ошады. «Мин хезмәттәшлегебезнең дәвамы булырына ышанам. Безнең кызыклы мәйданчыкларыбыз бар – Заманча сәнгать галереясы, реставрацияләнгән Фешин исемендәге училище һәм аның Креатив индустрияләр мәктәбе, Милли китапханә. Бәлки без көзгә яки язга яшь рәссамнар өчен лаборатория уздырырбыз. Бу – яңа формалар эзләү, яңа идеяләрне яңача аша тормышка ашыру булыр иде», – диде министр.

Финалда ул миллионерның рус авангардыннан милли темабызга күчеп, күңелгә ятышлы бер яңалык та әйтеп куйды: «Монда (Милли китапханә белән Казансу арасындагы мәйданда) тиздән «Туган тел» һәйкәле барлыкка киләчәк. Ул безнең тел чыганакларын символлаштырачак. Шәхеснең үсеше өчен туган тел нәрсә булуы турында уйланырга этәрәчәк. Мәгънәви ассоциацияле эскизлар да бар».

ххх

Ә инде минем «кайчан-кайчан» дигән соравыма Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җавап бирде: «Туган телгә һәйкәл кую тиз генә эшләнә торган эш түгел. Чөнки бу һәйкәлнең мәгънәсе бик тирән. Бу темага ачык бәйге булды, һәм ул хәзерге вакытта ике этапны үтте. Безнең 3 номинант билгеләнгән, һәм аларның берсе һәйкәлнең авторы булачак. Озакламый без сезгә бу мәгълүматны җиткерербез», – диде ул.

Ххх

Кыскасы, шул – Кремль яр буенда әлеге арт-объект тора. Бар матурлыгын күрер өчен кояшлы көнне килергә кирәк, яме.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх