Коминың Усть-Куломск районында 21 яшьлек Антонина К. авариядә һәлак була. Авыр җәрәхәтләр алган кыз 12 июньдә хастаханәдә үлә, ул көнне руль артында булган 18 яшьлек Александр, җитди имгәнә. Табиблар студент кызның гомере өчен берничә сәгать көрәшәләр, ләкин коткара алмыйлар: кызда пневмоторакс һәм кабыргалары сынган була.
Бу хакта «Комсомольская правда» яза.Олимпия резервы мәктәбенең перспективалы спортчысы булган яшь егет бу көннәрдә тормышының иң куркыныч мизгелен кичерә. Бары бер ай элек кенә ул машина йөртү таныклыгы ала һәм Lada руле артына утыра. Россия көне бәйрәмендә гашыйклар катлаулы трасса буйлап барган һәм тәҗрибәсез йөртүче идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән.
Республика һәм бөтенроссия ярышларындагы уңышлары белән танылган Александр авариядә җитди җәрәхәтләр алып, хәзер өйдә дәвалана. Авариядә үлгән Антонина белән алар уртак киләчәк турында хыялланган була.
- Ул үзенә урын таба алмый, - дип сөйли спортчының якыннары. - Александр һәрвакыт максатчан һәм җаваплы булды, бу фаҗига аның тормышын тулысынча үзгәртте.
Сыктывкар дәүләт университетының социаль технологияләр институты өченче курс студенты Антонина укытучыларының хәтерендә шат күңелле, принципиаль һәм ярдәмчел кыз буларак истә калачак.
- Энергияле, тормышка үз карашы булган кыз иде, - дип искә ала университет хезмәткәре Светлана Сажина.
Антонинаны 15 июнь көнне җирләгәннәр. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform. ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии