На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Япь-яшь егет һәлак: бер кулында телефон, икенче кулы батареяда

Новосибирск шәһәрендә 23 яшьлек экспедитор Сергей Х. ток сугудан һәлак булган. Фаҗига 24 ноябрьдә арендага алынган фатирда була. Аның мәетен эштән кайткан дус кызы таба. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ул миңа шалтыратып, Сережа һәлак булуын әйтте. Урынга «ашыгыч ярдәм» чакырганнар. Табиблар Сережаны караган.

Аннары тикшерүчеләр һәм коткаручылар килеп, фатирда электр тогын сүндергәннәр», – ди Сергейның анасы.

Егетне сәер позада табалар. Аның кулы батареяда була, икенче кулында телефон ята, ул зарядкага тоташтырылган.

«Сережа яткан килеш телефоннан сөйләшкәндер, шул чакта бер кулын батареяга куйгандыр, дип уйлыйм. Улымны ток суккан, диделәр. Аның кулы имгәнгән, битендә пешкән урын бар. Телефон зарядкада булгангадыр, диләр. Мин, телефон аркасындадыр, дип уйламыйм. Зарядка блогы, шнур эремәгән. Ток батареядан узгандыр», – ди мәрхүмнең әнисе.

Җинаять эше ачмаганнар. Телефонны экспертизага алып киткәннәр. «Тикшерүчеләр криминал булмавын әйтте. Мин риза түгел, улымның үлемендә гаеплене табуларын телим», – ди әни кеше.

 

Ссылка на первоисточник
наверх