Казанда ватрушкада шуганда һәлак булган кызның дус кызын - 22 яшьлек Эвелина Якупованы тоткарладылар. Бүген аңа чикләү чарасы билгеләнде.
Суд Эвелина Якуповага чик кую чарасын сайлады. Аның иптәш кызы ватрушкада шуганда һәлак була. Ләкин дуслары күрсәтергә теләгәнчә, таудан шуып төшкәндә түгел. Ватрушканы машинага трос белән бәйләп куялар, зур тизлек белән барганда кыз башы белән юл билгесенә барып бәрелә.
11 гыйнварда суд машина йөртүченең ни өчен фаҗига урыныннан качуын тыңлады, һәм вакыйгада яңа детальләр ачыкланды.«Читкә китмәскә дигән язуны иҗтимагый резонанс аркасында гына өй арестына алыштырдылар - сезнең артык игътибарыгыз аркасында»
11 гыйнварда Казанның Идел буе суды Эвелина Якупованы өй арестына җибәрде. Тикшерү версиясе буенча, тюбинг, ягъни халык телендәгечә ватрушка бәйләнгән машина руле артында нәкъ менә ул булган. Ватрушкада утырган кыз - 20 яшьлек Дарья Акинова - юл билгесенә бәрелә һәм алган җәрәхәтләрдән үлә.
Хәзер Эвелина Якупованы юл-транспорт һәлакәте урынын калдыру белән бәйле һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр.
Утырыш башланганчы ук Якупованың адвокаты әйткәнчә, иҗтимагый резонанс аркасында гаепләнүче һәм һәлак булган кызларның туганнары ачуланышырга мөмкин, ә кызлар бик якын дуслар булган.
«Инцидентның инициаторы һәм гаеплесе – һәлак булган кыз. Бу аның идеясе, ватрушка аныкы, бау да аныкы. Читкә китмәү турындагы чик кую чарасын бары тик иҗтимагый резонанс, сезнең артык игътибарыгыз аркасында гына үзгәрттеләр», - ди адвокат Ирина Моратова.
22 яшьлек Эвелина Якупова Казанда туган. Аның урта махсус белеме бар, хәзер кыз хастаханәдә эшли, элек хөкем ителмәгән. Утырыш башында ук адвокат судтан Якупованың ятимә булуы, хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләве һәм аның күчемсез милектә өлеше булуы турындагы документаль дәлилләрне беркетүне сорады. Сүз уңаеннан, күчемсез милек һәм яшәү урыны булу турындагы документлар судка гаепләнүченең өй арестын узу урыны барлыгын раслау өчен бирелә.
Ватрушкада шуу тарихының ике версиясе
9 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында укучы 20 яшьлек кызның ватрушкада шуганда һәлак булуы турында мәгълүмат пәйда булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул таудан шуып төшә һәм башы белән коймага бәрелә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «фаразлауларынча, кыз егылган вакытта аның янында булучылар ашыгыч ярдәм килүен көтеп тормаганнар, ә аны хастаханәгә үзләре алып киткәннәр.
Шул ук көнне, берничә сәгатьтән соң бөтенләй башка мәгълүмат барлыкка килде. Сүз уңаеннан, хәзер бу – тикшерү версиясе.
Дарья Акинованың тауда һәлак булуы турындагы мәгълүматларны тикшергән хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәлак булучының дуслары сөйләгәннәрнең чынбарлыкка туры килмәвен ачыклаган. Тау башына килеп, фаҗига урынын карап чыккач, алар кан эзләре юклыгын ачыклаган.
Аның каравы кан башка урында – кызның фаразланган үлеме урыныннан бер километр ераклыкта табылган. Күзәтү камераларыннан видеоны өйрәнгәннән соң, полиция хезмәткәрләре кызның бөтенләй башка шартларда һәлак булуын аңлаган.
Язма кадрларында Дарьяның автомобильнең арткы өлешенә бәйләнгән тюбингта баруы күренә. Шулай итеп йөртүче аны кабина тышында йөрткән.
Ачыкланганча, 8 гыйнвар төнендә Казанның Равнинная урамында Эвелина Якупова Hyndai Getz автомобиле рулендә үзенең дус кызын машинага буксирлау тросы ярдәмендә бәйләнгән тюбингта алып барган.
«Эвелина Якупова юл-транспорт һәлакәтеннән соң вакыйга урыныннан китә, нәтиҗәдә зыян күрүче хастаханәдә үлә. Инде 10 гыйнварда җинаять эше кузгатыла, шул ук көнне ул кулга алына һәм аңа гаепләү белдерелә. Якупова качып китә яки тикшерүгә комачаулый алмасын өчен өй арестын сайлавыгызны сорыйм», - диде тикшерүче.
Шулай ук ул аңа кайбер кешеләр белән аралашуны һәм интернеттан файдалануны тыюны сорады.
«Юаш, тәҗрибәсез кыз юл-транспорт һәлакәте урыныннан каушавы аркасында кача»
«Судтан миңа читкә китмәү турында карар кабул итүегезне сорыйм», – диде Эвелина Якупова тикшерүче чыгышыннан соң.
«Юаш һәм яшь, тәҗрибәсез кыз. Шунда ук диярлек ул үз гаебен тану кәгазен язды, кылган эше өчен үкенә. Бу фаҗигале вакыйга аның инициативасы буенча түгел, ә һәлак булган кыз инициативасы буенча килеп чыккан. Алар якын дуслар була, минем яклаучым бик нык борчыла һәм каушап калуы сәбәпле качып китә. Ул юл-транспорт һәлакәтеннән соң ук дуслары белән ашыгыч ярдәмгә шалтырата, ләкин беркем дә трубканы алмый, һәм ул дустын үзе эшләгән хастаханәгә алып барырга була», – дип сөйләде адвокат Ирина Моратова.
Адвокатның читкә чыкмау турында карар соравына карамастан, суд Якуповага ике айга өй аресты сайлады. Ул фатирдаш кызлары белән аралашмаска да тиеш була.
(Читкә чыкмау турында карар (подписка о невыезде) – кеше яшәгән торак пункттан читкә китүне тыю. Өй аресты – катгыйрак җәза формасы – кеше фатирыннан чыгып йөрмәскә тиеш).
Адвокат фикеренчә, кызга өй аресты билгеләү фаҗиганең резонансы белән бәйле. Җәмәгатьчелекне тынычландыру өчен шундый карар сайланды, ди ул.
Хәзер тикшерү күп кенә сорауларга җавап бирергә тиеш. Мәсәлән, юл-транспорт һәлакәтеннән соң берничә сәгать узгач, ниндидер кешеләрнең фаҗига урынына шул ук автомобильдә килүләре һәм тюбингны алып китүләре дә видеога эләккән. Ә тагын алар кар сибәләр, күрәсең, кан эзләрен яшерергә тырышалар. Тикшерүдә аларга да сораулар туачакмы, вакыт күрсәтер.
Эвелина Якупова һәлак булган Дарьяның әнисеннән гафу үтенгән.
«»Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Дмитрий Шатров
Свежие комментарии