На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Канашта кибет хуҗасын атып үтергән «Кыш бабай»ны авылда тотканнар, җинаять сәбәбе билгеле

Чувашиянең Канаш шәһәрендә Кыш бабай киеме кигән кеше эшмәкәр ир-атны атып үтергән. Җинаятьче урыннан качып киткән. Аны соңрак тоткарлаганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кибет хуҗасына һөҗүм 2 гыйнварда була. Җинаятьче кибеткә мылтык тотып килә, ул Кыш бабай киеме кигән, аягында ак итек була. Битенә сакал ябыштырган, күзлек кигән.

«Кыш бабай булып киенгән ир-ат кибет хуҗасы Юрий Суракинга мылтыктан 2 тапкыр ата. Яраланган Юрий вафат була», – дип язган «112» телеграм-каналы.

Җинаять эше ачылган. Үтерү сәбәбе билгеләнә, диелә хәбәрдә.

Соңрак РЕН ТВ Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, үтерүнең якынча сәбәбе – акча бурычы.

«Җинаятьтә шикләнелүче кеше шәхесе ачыкланды. 3 гыйнварда ул үзе яшәгән урында – Канаш округындагы бер авылда тоткарланды», – дигәннәр ведомствода.

Тикшерү версиясе буенча, эшмәкәр ир-атның Кыш бабай булып киенгән ир-атка акча бурычы була.

Җинаятьтә шикләнелүче кешене Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган. Ведомство шул урыннан кадрлар күрсәтте.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх