На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

«Юа-юа хәлем бетте»: Кечкенә Эмилия өйдә утыра торган хатын-кызның көнкүрешен күрсәтте

Әниле-кызлы Гөлгенә һәм Эмилия социаль челтәрдәге сәхифәләрендә кызык видеолар куя. Алар халыкны кызык тавышландырган булуы белән җәлеп итә. Бу юлы кечкенә Эмилия өйдәге хатын-кызның көне ничек узуын күрсәтә.

Видеода күренгәнчә, кечкенә кыз иртән торып матур күлмәген кия, әнисе чәчен ясап куя, шуннан эшкә керешә.

Ул кичә юган керләрне җыя, урамга чыгып керә, аннары савыт-сабаларны юа, көзгеләрне сөртә, тагын керләрне юарга куя, идәннәрне сөртеп ала, аннары биеп тә ала, шулай ук йоклап алырга да өлгерә.

Кечкенә Эмилия белән яңа видеоларны халык көтеп ала. Балага сокланалар да, шул ук вакытта «күз тимәсен» дип тә борчылалар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх