На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виталий Сорокин
    А чего не на Иврите? У нас же здесь Еврейская община, как я понимаю...😂145 млн сум өчен:...
  • Сергей Другов
    Что это за бредятинаАйдар Фәйзрахмано...
  • vasyn
    Какого чёрта на русскоязычном сайте язык папуасов?Сөйгәнең белән ин...

Авариядә баласы үлгән гаилә: «Узып баручылар видео төшерде, беркем ярдәм итмәде»

Новосибирск өлкәсендә авариядә баласын югалткан ата белән ана узып баручылар ярдәм итмәвен, видео төшерүен әйткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига Яңа ел бәйрәменнән соң, 2 гыйнварда була.

«Без ирем һәм 10 яшьлек кече кызыбыз белән Ордынский районыннан Новосибирскига кайтып бара идек. Олы улыбыз безнең белән машинада булмады, ул – паллиатив бала, анда авыр формада ДЦП», – дип сөйли баласын югалткан хатын.

Юлда барганда, бу гаилә машинасы юл кырыена төшеп киткән йөртүчегә ярдәм иткән.

«Бу машинаны безнең белән бергә юлга тартып чыгарган «Газель» йөртүчесе сүзләренчә, трассаның бу өлешендә дүртенче авария булган инде. Җәен монда ремонт ясаганнар, ниндидер яңа катлам җәйгәннәр, менә шул бозланган. Без ул машинаны тартып чыгардык та киттек», – ди гаилә башлыгы.

Берничә минуттан бу гаиләнең машинасы «SsangYong» юл кырыена төшеп китә.

«Машина шуып китә башлагач, мин, бәрелү үземә туры килерлек итеп, рульне борырга тырыштым. Ләкин машина әйләнеп капланды», – ди әти кеше.

Шулай итеп, машинадагы бала салоннан чыгып китә һәм һәлак була.

«Ирем миңа машинадан чыкмаска кушты, үзе бала янында тезләнеп тора иде. Безнең яннан узып баручы кешеләр видео төшерде, ләкин беркем дә безнең янга төшмәде, ярдәм тәкъдим итмәде. Беркем дә «ашыгыч ярдәм»гә шалтыратмады. Без әйләнеп каплангач, минем телефон автомат рәвештә эшләп, 112 номерына шалтыраткан. 20 минуттан «ашыгыч ярдәм» килде, безгә чыгарга фельдшер ярдәм итте», – ди баласын югалткан хатын.

Әти кешенең умырткалыгына зыян килгән, кабыргалары сынган, әни кешенең башы имгәнгән.

«Без балабыз үлемендә гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итәчәкбез. Балабыз үлеменә китергән сыйфатсыз юл өслеге өчен кемдер җавап бирергә тиеш», – ди алар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх