Бүген Казанда Островский-Айдинов урамнары чатында мотоциклчы катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Kia автомобиленең 1976 елгы йөртүчесе светофорның яшел сигналына сулга борылганда мотоциклга юл бирмәгән.
«Kia Rio автомобиле йөртүчесе светофорның яшел сигналына сулга борылганда каршы яктан килүче 36 яшьлек мотоцикл йөртүчесенә юл бирмәгән», - дип сөйләде Казан Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте бүлеге башлыгы Александр Григорьев.
Юл-транспорт һәлакәтендә 36 яшьлек байкер җәрәхәтләнә. Ул руль артына шлем белән, ләкин экипировкасыз утырган була. Аны бот сөяге һәм компрессион умыртка сөяге сыну җәрәхәтләре белән 7 нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә алып китәләр.
Свежие комментарии