Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Лилия Фәсхетдинова Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген 1944 елда ачып җибәргән Рәбига Хәкимова турында язмасын тәкъдим итә.
«Авылдашымның үзеннән соң калдырган якты эзен барлыйм»
Рәбига Хәкимова − тел һәм әдәбият дөньясында, мәгариф өлкәсендә тел галиме булып танылган шәхес.
Аның хезмәт юлы балаларга белем биреп, бик яшьли башланып китә, Казан университеты Татар теле һәм әдәбияты бүлеге дә беренче тапкыр Рәбига Афзал кызы тырышлыгы белән ачыла. Ул биредә филолог-галимнәр, киң профильле гуманитар белгечләр, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләүдә катнашып, иҗади һәм фәнни-педагогик эшчәнлек алып барып, диалектологик экспедицияләрнең җитәкчесе буларак, үзеннән бик якты эз калдыра.
Чистай өязе Краснояр волосте (Татарстанның хәзерге Чистай районы) Кутлушкино (Яуширмә) авылында туып үскән Рәбига Хәкимова − тел һәм әдәбият дөньясында, мәгариф өлкәсендә тел галиме булып танылган шәхес. Галимә яшәгән һәм хезмәт иткән чордан бер гасыр вакыт үтеп киткән. Яңа буын, яңа карашлар барлыкка килгән заманада ешрак артка, үткәннәргә борылып карарга онытмау кирәк. Анда безнең бүгенгебезгә нигез салган шәхесләр язмышы, аларның тырыш хезмәте калган. Рәбига Хәкимова да үз заманында мактау-хөрмәтләрне кабул итеп, лаек булып яшәгән, бу хакта аның 1941 елда Мәскәүне саклауда катнашканы өчен СССРның Югары Совет указы нигезендә «Мәскәүне саклау» медале, кадрлар әзерләүдә актив катнашканы өчен «Почет билгесе» ордены, күп санлы рәхмәт хатлары (1945, 1948, 1950) әйтеп тора.
Авылдашымның үзеннән соң калдырган якты эзен барлау максатыннан, кулыма каләм алып, шушы мәкаләне язарга булдым. Мәкалә Дәүләт архивы, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге фәнни хезмәткәре Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызының «Мирас» журналының 9 нчы санында Рәбига Хәкимова багышлап язылган материалларын, профессор Х.Госмановның «Формирование новой специальности» дигән кулъязмасындагы материалларны, 2021 елның 6нчы августында «Чистай хәбәрләре» газетасының 30 нчы (152270) санында Рәбига Хәкимова турында «Татар мәгарифенең якты йолдызы» дигән мәкалә материалларын кулланып язылды.
«Рәбига апа тырышлыгы белән беренче тапкыр – 1944 елда Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла»
Рәбига Афзаловнаның авыр елларга туры килгән тормыш юлы бик яшьли, 15 яшеннән балаларга белем бирү юнәлешен ала. Туган авылы мәктәбен тәмамлау белән ул Чистай кантонының Иске Татар Әдәмсуы, Әлки, Каргалы, Мөслим, Кизләү (Курманаево) авылларының беренче баскычлы мәктәпләрендә укыта һәм Чистай каласының үзендә дә укытканлыгы мәгълүм. Шәхси тормышында Рәбига үз гаилә бәхетен татымаса да, әти-әниләрен югалткан бертуганнарының кызларын тәрбиягә ала һәм Зарә белән бер гаилә булып яши. Кыз Казан шәһәренең 11нче мәктәбен тәмамлый. Рәбига Хәкимованың бертуган 2 сеңлесе, 2 энесе була: Хәнифә (1906) – ире белән Юхмачы районында җитәкче урыннарда эшлиләр, партия әгъзалары; Сафия (1918) Казанда ТЭЦ-2дә эшли, Бөек Ватан сугышында катнаша. Шулай ук 2 энесе дә Бөек Ватан сугышында катнашалар: сугыштан соң Әгъләм (1910) – авылда колхозчы, Камал (1913) партия әгъзасы, Чистайда яши һәм эшли.
1920 еллар уртасы – сугышлар тәмамланган, әкренләп ачлык афәтеннән дә котыла башлаган чор. Ил, ниһаять, тыныч төзелешкә, ягъни халык хуҗалыгын торгызуга керешә. Бу үзгәрешләргә хатын-кызларны тарту өчен максатлы эш җәелдерелә. Хатын-кызлар арасында эшләү өчен, партия иң уңган алдынгы карашлы укытучыларны тарта. Рәбига да шулар арасында була, Иске Әлмәт, Зур Тигәнәле авылларында хатын-кызлар оешмаларын җитәкли. Тырыш хезмәте өчен, аны 1928 елда Бөтенсоюз коммунистлар партиясе сафларына кабул итәләр һәм, партия әгъзасы буларак, аңа тагын да җаваплырак эшләрне тапшыралар.
Рәбига 1930-1932 елларда Татар коммунистлар университетында 2 ел белем ала. Бер үк вакытта райкомда инспектор булып эшли. 1932 елдан Казан Педагогика институтына укырга керә. 1933 елда Партия Үзәк комитеты карары белән Сарман МТСы сәяси бүлекчәсенә эшкә җибәрелә. 1935-1936 елларда Татарстан радиокомитетының сәяси редакторы булып тора. 1936-1940 елларда Педагогика институтында укуын дәвам итә. Шул ук елларда Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы булып та эшли.
1940 елда институтны тәмамлагач, Мәскәү шәһәрендәге СССР Фәннәр академиясенең Тел, СССР халыкларының язма мирасын өйрәнү институтының (соңыннан бу институт академик Марр исемендәге Тел һәм фикерләү институты дип үзгәртелә) аспирантурасына укырга керә. 1944 елның 30 июнендә Мәскәүдә «Глагольное управление в современном литературом языке» дигән темага кандидатлык диссертация яклый һәм «филология фәннәре кандидаты» дигән фәнни дәрәҗәгә ия була. 1944 елның октябрь аеннан В.И. Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетында укыта башлый. 1 ай узу белән, Хәкимова Рәбига Афзаловнага университетның Гыйльми советы, доцент һәм кафедра мөдире вазифаларын йөклиләр. Тавыш бирү нәтиҗәләре: 24 – әйе, 3 се – тыелып кала.
1804 елда ачылган Казан университеты тарихында Рәбига Афзал кызы тырышлыгы белән беренче тапкыр – 1944 елда Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Биредә филолог-галимнәр, киң профильле гуманитар белгечләр, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләнә башлый.
«Галимнәр Казанның башка уку учреждениеләрендә дә бик аз калган иде. Күбесе сугышка китте»
Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәсендә сирәк кулъязмалар бүлегендә профессор Хатыйп Госмановның «Формирование новой специальности» дигән кулъязмасы саклана. Автор язмасында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылу һәм үсеш баскычлары тарихын тасвирлаган.
Түбәндә кулъязмадан өзек китерәм: «Авыр вакытлар иде. Сугыш һаман дәвам итә. Бүлекне оештыру доцент Рәбига Афзаловна Хәкимовага тапшырылды. Аның оештыру тәҗрибәсе бар иде, ул тиз арада, яңа уку елы башына I курска студентлар кабул итәргә иреште. Әмма иң авыры – уку процессын җайга салу булды. Барыннан да элек кадрлар юк иде. Профессор Мөхетдин Корбангалиев сугыш башланыр алдыннан вафат булды. Галимнәр Казанның башка уку һәм фәнни учреждениеләрендә дә бик аз калган иделәр. Күбесе сугышка китте, бик азлары гына кире кайтты. Университетта бүлек ачылган вакытта, бөтен Казанга татар филологиясе фәнендә 2-3 кандидат исәпләнә, докторлар турында әйтеп тә торасы юк. Кафедра эшенә керешү өчен 4 штат берәмлеге бүлеп бирелде: мөдир, гарәп теле белгече һәм 2 лаборант. Алар арасында бары мөдирнең генә кандидатлык гыйльми дәрәҗәсе була.
Бүлекне зурайту нәтиҗәсендә уку-укыту эшенең профиле тагын да артты. Бу очракта, күптән түгел генә ачылган СССР ФА Казан филиалы белгечләрен ярты ставкага һәм сәгатьләп (почасовой) укытырга чакыру файдага булды. Аларның да гыйльми дәрәҗәләре юк иде. Кыенлыкларга карамастан, 1950 елда татар теле һәм әдәбияты белгечләренең беренче чыгарылышы була».
Рәбига Хәкимованың иҗади эшчәнлек кыры да киң, ләкин кафедра җитәкчесе булып эшләгән дәверендә ул авырып китә һәм, кызганычка, бу авыру озакка сузыла. Шул сәбәпле, 1951 елның җәендә, мөдир итеп, профессор Хатыйп Госмановны сайлыйлар. Бу хакта ул үзенең Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәсендә сирәк кулъязмалар бүлегендә сакланучы «Формирование новой специальности» дигән кульязмасында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылу һәм үсеш баскычлары тарихын тасвирлап, гомумән алганда, бүлекнең, ни хәлдә калганын түбәндәгечә сурәтли:
«Барыннан да элек, кафедраның теге яки бу уку йөкләмәләрен үтәү белән бәйле көчләрнең берләшүе җитмәде. Түбәндә күрсәтелгән даими составтагы 4 заттан тыш, ярты ставкага һәм сәгатьләп укытучылар чакырылган. Алар арасында Латиф Җәләй, әдәби тәнкыйтьче Гази Кашшаф кебек җитди кешеләр бар иде. Тиздән, Педагогика институтыннан, бу өлкәдә тәҗрибәсе булган оста педагог, филология фәннәре кандидаты Якуб Хәлил улы Агишев килде. Моннан тыш, Рәбига Хәкимова тырышлыгы белән, бүлекнең беренче чыгарылышыннан калган тагын 3 аспирант та бар иде».
Абитуриентларны укырга алганда ук, укытучылар аларның белем дәрәҗәсенә генә түгел, иҗади мөмкинлекләренә дә игътибар итәләр. Бүлек каршында әдәби түгәрәк һәм агитбригада эшли, «Әдәби сүз» дип аталган кулъязма газета чыга башлый. Бу чараларның барлыкка килүе − Рәбига Афзаловнаның оештыру сәләте югары булуын дәлилли торган фактлар.
Кафедрада Рәбига Афзаловна оештыру һәм методик эшләрне, уку планнарын һәм программалар төзү, фәнни хезмәткәрләр туплау, студентлар кабул итү, тәрбия эшләрен алып бара. Үзе – немец, рус, башкорт һәм татар телләрен яхшы белә. Шулай ук казах, кыргыз телләрендә дә аралаша ала.
Конференцияләрдә югары дәрәҗәдә фәнни чыгышлар ясый. 1947 елны СССР Фәннәр академиясе Тел һәм фикер институтының 25 еллык юбилее уңаеннан узган 3 көнлек фәнни сессиядә катнаша.
«Рәбига Хәкимованың танылган шәкертләре – Фазыл Фәсиев, Ибраһим Нуруллин, Рашат Гайнанов, Аяз Гыйләҗев»
Рәбига Афзаловна университетта диалектологик экспедицияләрнең җитәкчесе була. 1948 елны «Мишәрләр һәм аларның телен өйрәнүгә» багышланган зур экспедиция оештырыла. Төркемгә җитәкче иң яхшы дип саналган студентларны – Фәсиев, Хафизова, Кәримова, Галимҗанова (3 курс), Сабирова (1 курс), Маннапова, Габдрахимоваларны (2 курс) сайлап ала, һәм алар фән ягыннан бик кирәкле, кызыклы булган материаллар җыеп кайталар.
Рәбига Афзаловна студентларны һәрвакыт кайгыртып яши, яхшы эшләгәннәре өчен студентларга рәхмәт белдерүләрен сорап, ректор К.П. Ситниковка гариза яза.
Икенче бер мисал, язучы Аяз Гыйләҗев истәлекләреннән: «Азык-төлек юнәтер әмәлне белмибез, сала кабартмалары, шыр тилеләр... Кафедра мөдиребез Н.Я. Марр шәкерте Рәбига Афзаловна гына күңелне күтәрә».
Күренекле шәхесләр – филология фәннәре кандидаты, тел белеме галиме Фазыл Салих улы Фәсиев (1925-2016), филология фәннәре докторы, профессор, язучы Ибраһим Зиннәт улы Нуруллин (1923-1995), филология фәннәре кандидаты, татар әдәбияты белгече Рашат Габдерәшит улы Гайнанов (1925-1990), язучы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев (1928-2002) һ.б.лар – Рәбига Афзаловна шәкертләре.
Хәкимова Рәбига Афзаловнаның фәнни-педагогик эшчәнлегенең төп юнәлеше – татар телен укыту мәсьәләләре. Ул докторлык диссертациясе өстендә дә эшли, тикшеренүләр алып бара. Хәтта үз хисабына Мәскәүгә командировкаларга йөри. Ләкин, авыру сәбәпле, фәнни хезмәтен тәмамлый алмый. Басылып чыккан фәнни хезмәтләреннән: «Татар теле орфографиясе сүзлеге» (1940); «Каюм Насыров как лингвист» (1947), «Н.Я. Марр и новое учение о языке» (1949), «Тел белән аң, эчтәлек белән форма арасындагы бәйләнеш» («Совет мәктәбе» журналы, 1949); «Тел гыйлеменең яңа баскычында» («Кызыл Татарстан» газетасы, 1951) мәкаләләрен аеруча күрсәтеп китәргә була.
«Авыр, кырыс елларда яшәп милләтебезгә тугры хезмәт итә алган»
«Кызыл Татарстан» газетасында басылып чыккан «Тел гыйлеменең яңа баскычында» дигән мәкаләсендә Рәбига апа болай дип яза: «Телләрне, шул исәптән татар телен дә, бергә тупланып, армый-талмый эш алып барулары кирәк. Филология көчләре зур проблемаларны һәм мәсьәләләрне җентекле өйрәнү һәм хәл итү тирәсенә тупланмаган, һәркем, үз оешмасы, үз кабыгына бикләнеп эш итә, берсе нәрсә эшләгәнне икенчесе белми, педагогия институты һәм университет филологлары укыту эшләре белән фәнни-тикшеренү эшләрен бергә бәйләп алып баруны тиешле дәрәҗәдә оештыра алганнары юк әле. Фәнни-тикшеренү эшләренә җитәкчелек итәргә һәм гомумиләштерелгән теоретик гыйльми хезмәт үрнәкләре бирергә тиешле булган Тел, әдәбият һәм тарих институты исә фәнни көчләрнең һәм учреждениеләрнең энергиясен туплауга искиткеч ваемсызлык күрсәтеп килә, әйдәүчелек ролен уйнамый, тел һәм әдәбият фәннәре өлкәсендәге фәнни эшләрне, үзгәртеп кору үрнәкләрен күрсәтми». Мәкаләдә китерелгән фикерләр бүгенге көндә дә актуаль дип әйтсәк, ялгышмабыз дип уйлыйм.
Рәбига ханым − 6 ел дәвамында укытучы булып хезмәт итә, университетның Тарих-филология факультетының җәмәгать эшләрендә актив катнаша, татар бүлегендә укыту-тәрбия бирү эше белән җитәкчелек итә, ул уку төркеменең агитаторы да була, Казан шәһәренең күп кенә оешмаларында үзенең туган телендә чыгышлар ясый, күп кенә Дәүләт бүләкләренә лаеклы булган шәхес.
1951 елның 9 маенда Рәбига Хәкимова, авыру сәбәпле, (2 группа инвалид) эшеннән азат ителә. 1952 елда вафат була.
Рәбига ханымның тормыш юлын шулай өйрәнеп чыккач, күңелемдә туган горурлану хисе белән бергә, ниндидер үкенеч дип әйтерлек бер тойгы туды. Авыр, кырыс елларда яшәп милләтебезгә тугры хезмәт итә алган ул.
Бергә укыган, эшләгән дусларының, сабакташларының күбесен репрессия еллары йоткан. Нечкә күңелле хатын-кызга бу борчулар тәэсир итми калмагандыр. Без бүген аның кичерешләрен аңлап, тормышына сокланабыз. Әмма бездән соңгы буыннар затлы шәхесләребездән, рухи мирасыбыздан тагын да ерагая барачак бит. Нинди кыйммәтләребезне югалтканыбызны аңлый алырлар микән алар?
Бүгенге көндә Рәбига Хәкимова турындагы эзләнү нәтиҗәсендә табылган язмалары яшь буын өчен мирас булып тора, ә аңа багышлап язылган мәкаләләр, эзләнү-тикшеренү эшләре − якташыбызга карата хөрмәт, иҗади, фәнни эшчәнлеге белән кызыксыну билгесе.
Беренче тапкыр Рәбига Хәкимова турында мәгълүматлар Гаяз Исхакый музеенда билгеле булды. Университеттан галимнәр аның фотографиясен һәм «Совет әдәбияты» журналын алып килделәр.
2021 елның 6 августында «Чистай хәбәрләре» газетасының 30нчы (152270) санында Рәбига Хәкимова турында «Татар мәгарифенең якты йолдызы», 2004 елның 9 сентябрендә «Безнең мирас» журналында Х.Баһаветдинованың «КДУның татар бүлегенә нигез салучы Рәбига Хәкимова» дигән мәкаләсе басылып чыкты.
Шунысы мәгълүм булды: «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи документаль һәм биографик җыентык»та аның турында моңарчы билгеле булмаган мәгълүматлар бирелгән.
2021 елда «Тарихи этнология» журналының 1нче санында галимә Хәкимова Рәбига Афзал кызының тормыш һәм эшчәнлеге турында мәкалә язылган.
Икенче табышыбыз − Рәбига Хәкимованың фәнни хезмәтләре турындагы исемлек.
Фикерләрне йомгаклап шуны әйтәсе килә: безнең тарафтан бүген Дәүләт архивына Рәбига Афзаловнаның эшчәнлегенең чорларга бүленеше һәм фәнни хезмәтләре турындагы материалларны сорап мөрәҗәгать җибәрелде, һәм, 2024 елда, безнең мөрәҗәгатькә җавап булып, 27 фотодокумент кайтачагы хәбәр ителде. Без материалларны алдык. Киләчәктә дә Рәбига Хәкимованың туган телебез татар теле, әдәбияты буенча куйган хезмәтен җентекләп өйрәнүне дәвам итәбез. Эзләнүләр бушка китмәде.
Свежие комментарии