На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән котлый

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән рамазан ае тәмамлану һәм гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан котлыйм.

Изге рамазан ае мөселманнар өчен Аллаһка шөкрана итеп, догалар уку, миһербанлы гамәлләр кылу вакыты булды.

Ураза бәйрәменең күп гасырлык традицияләрендә буыннар бәйләнеше, халкыбызның шәфкатьлелек һәм гаделлек кебек мәңгелек идеалларга омтылышы чагылыш таба.

Рухи-әхлакый хәзинәләребезгә таянып, без ата-бабаларыбызның тәкъвалыгы үрнәгендә аларның хәерле эшләрен дәвам иттерәбез, мөселман өммәтенең бердәмлеген эзлекле төстә ныгыта киләбез, милләтләр һәм диннәр арасындагы хезмәттәшлекне үстерәбез һәм камилләштерәбез.

Илебез язмышы өчен гаять әһәмиятле чорда мөселманнар башка халыклар һәм диннәр вәкилләре белән иңгә-иң Ватаныбызны саклау өчен күтәрелде. Җиңү турында, яралыларның савыгуын сорап һәм һәлак булган сугышчылар рухына багышлап рамазан аенда кылган гыйбадәтләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен.

Соңгы вакытта республикабыз мөселманнары тормышында булып узган берничә мөһим вакыйга хаклы төстә Татарстанның тарихи елъязмасына теркәлде. Казанның бөтен Россиядән, ерак һәм якын чит илләрдән мөселманнарны үзенә тартып тору көче елдан-ел арта бара. 2026 елда башкалабыз Ислам дөньясының мәдәни мәркәзе булачак. Бу мәртәбәгә ирешү – республикабыз казанышларын раслый торган тагын бер дәлил.

Татарстан мөселманнарының изге омтылышлары һәм көндәлек эшләре күпмилләтле республикабызның тизләнешле актив тормыш ритмына тәңгәл килә.

Дин тотучылар бүген күмәк намазга җыела, мул табыннар корып, гаетне туганнары, якыннары, дуслары белән уздыра.

Бәйрәм мөбарәк булсын, һәркемгә рухи яңарышка юл ачсын! Сезгә күңел күтәренкелеге, игелекле хезмәтегезнең канәгатьлек бирүен, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим.

Татарстан Республикасы

Рәисе Р.Н. Миңнеханов

 

Ссылка на первоисточник
наверх