Бөек язучыбызның исеме янында «Бәдрәф» сүзен куллану да урынлы түгел кебек. Әмма бу очракта кирәк дип таптык - чөнки бу мәсьәлә инде 6 ел буе (!!!) уңай чишелеш тапмый. Гаяз Исхакый музеенда бәдрәф булмауга «Интертат» аерым язма багышлады - шулай итсәк, бәлки хәл ителер?
- Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова «Интертат»ка Гаяз Исхакыйның туган ягы Яуширмәне этнографик авыл буларак туристик маршрутка кертүнең мөһимлеген, Гаяз Исхакый музеенда бәдрәф һәм суга кытлык булуы, Чистайда Татар мәдәни үзәгенең әле дә ачылмавы турында сөйләде.
Чистай районы Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музеена бу елның 23 июлендә бер төркем татар җәмәгатьчелеге белән сәфәр кылган идек. Музейда Исхакыйга кагылышлы әйберләр аз булса да, ул материалларга һәм эчтәлеккә шактый бай, шул чорны сурәтли алганнар, дигән фикер калды.
Аллаһка шөкер, музейга бара торган юл ясалды, монда бик күп кешеләрнең хезмәте керде. Хәзер авылга да, музейга да тип-тигез асфальт юлдан кереп була.
– Музей проблемалары турында даими рәвештә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов та әйтеп, язып торалар, – диде Сурия Усманова.
- Бу хакта бик күп журналист язмалары чыкты. Мәсәлән, 2012 елда ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина язды
- Гаяз Исхакыйның туган авылында үсеш сәгате ник туктаган?
12 ел үткәч, авыл нинди үзгәрешләр кичергән дә, нинди проблемалар хәл ителгән? Болар турында бәйнә-бәйнә Сурия Усманова аңлатты.
– Ни өчен 2018 елның ноябрь аенда Татарстан Дәүләт Советы комитеты утырышында күтәрелгән мәсьәләне яңадан искә төшерергә мәҗбүрбез? Чөнки – анда яңгыраган фикерләр бүген дә көн кадагында, – дип башлады ул сүзен.
– 2018 елда Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музеен Яуширмә авылыннан Чистайга күчерү идеяләре бар иде. Бу фикергә авыл халкы дәррәү каршы төште, ярдәм сорап миңа мөрәҗәгать иттеләр, – дип сүзен башлады 1990-1995 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Яуширмә авылында туып-үскән, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова.
Сурия ханым Бөтендөнья татар конгрессының ул вакыттагы җитәкчесе Ринат Закировка барып киңәшләшә:
– Ул бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советы комитеты утырышына чыгарды. Разил Вәлиев депутатларны Чистай шәһәренә, Яуширмә авылына алып барды, соңыннан Дәүләт Советында комитет утырышында бу проблеманы җентекләп тикшерделәр, тиешле карарлар кабул иттеләр. Утырышта мин дә чыгыш ясаган идем. Чыгышымда авыл халкының музейны Яуширмәдә калдыруларын сорап язган мөрәҗәгатьләрен (бар халыкның имзасы белән) дә укыдым.
Комитет утырышында яңгыраган кайбер фикерләргә игьтибар итегез:
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Гаяз Исхакый музеенда реставрация эшләре кирәклеген раслады. «Музей 1999 елда ачылганнан бирле анда бер тапкыр да ремонт үткәрелмәгән. Шул ук вакытта музейны 2019 елгы капиталь ремонт планына кертә алдык: тиешле карарга Татарстан Президенты кул куйган инде».
Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов әйтүенчә, район җитәкчелеге Гаяз Исхакый иҗаты белән туристларны максималь таныштыру күзлегеннән чыгып, музей экспозициясен Чистайга күчерү яклы. «Мин тумышым белән Яуширмәдән, Исхакый музееның анда калуын теләр идем. Музейны Чистайга күчерсәк, Бөек Ватан сугышыннан соң авыл советы рәисе булган бабам мине гафу итмәс», – дип мөрәҗәгать иткән иде ул депутатларга.
Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов Исхакый истәлеген туган авылында сакларга кирәклеген әйткән иде: «Яуширмәдә күргәннәребезне «музей, комплекс» дип атый алмас идем. Ул бик кечкенә генә хәтер урыны, һәм музейны кайдадыр ябып, башка җирдә ачып йөрү дөрес булмас. Бу – тарихка хөрмәт мәсьәләсе. Гаяз Исхакый 17 тапкыр кулга алына һәм Ватаныннан куыла, без аның истәлеген туган авылында сакларга тиешбез», – дигән иде.
«Исхакый музее Яуширмәдә дә, Чистайда да, Казанда да булса яхшы. Гомумән, бөтен Чистай районын Гаяз Исхакыйның мемориаль зонасы дип саныйм», – дип белдергән иде «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов.
Милли мәгариф буенча белгеч Марат Лотфуллин Яуширмәдә мемориаль йортны саклап калырга, Чистайда Гаяз Исхакый экспозициясе буларак татар мәдәни үзәген ачарга да тәкъдим иткән иде: «Чистай – татар районы булуга карамастан, татарлыктан монда берни дә юк! Бу – Татарстан районы да түгел кебек», – дип әйткән иде ул.
Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Чистайда Гаяз Исхакыйга шагыйрь Борис Пастернакка куелган һәйкәлдән ким булмаган, бронзадан коелган һәйкәл куярга тәкъдим итеп: «Хәтта Тукай да Исхакыйны татар милләтенең юлбашчысы дип атаган», – дип әйткән иде.
Комитет утырышын йомгаклап, комитетның ул вакыттагы рәисе Разил Вәлиев Габдулла Тукай заманында Гаяз Исхакыйның аннан популяррак булуын искә төшереп: «Әгәр Пастернакка һәйкәл куярга мөмкинлек тапсалар, димәк, Исхакыйга да һәйкәл куярга тиешләр», – диде.
Гаяз Исхакыйның туган авылында үсеш сәгате ник туктаган?
Гаяз Исхакый музеенда 6 ел (!!!) бәдрәф ясап чыга алмыйлар
Гаяз Исхакый тарихи-этнографик музей-комплексы мөдире Рәсимә Ибраһимова бәдрәф мәсьәләсенең 2018 елдан (!!!) көн кадагында торуын әйтте:
– 2018 елда янгын чыгып, музей янындагы сарай, мунча һәм бәрдәфкә ут кабып, көлгә әйләнделәр. Кунаклар килгәч, аларны музей каршындагы Мәдәният йортына алып керәбез, анда су да, бәдрәф тә бар. Бәдрәфне ясыйбыз дип, Чистай районы администрациясеннән ышандырдылар. Ташландык хәлдә бәдрәфне ремонтлаячаклар, дигән сүз дә булган иде. Бәлки, киләсе елда бәдрәфне ясап куерлар... Әйтү – бер, эшләү – икенче бит әле ул.
Сметаларын да әйткән идек. Кунаклар килгән вакытта Мәдәният йорты һәрчак ачык була. Алдан билгеле булса, алданрак кисәтеп куябыз, Мәдәният йорты җитәкчесе ярдәм итеп тора, кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, кире какмый.
Иганәчеләрне дә эзләп карадык, кызганыч, юк бит, берничек тә таба алмадык. Яуширмәдә юлларны быел ясадылар, юллар хәзер әйбәт, Аллаһка шөкер. Кунаклар күпләп килерләр дип өметләнәм, - диде ул.
Светлана Скучаева: «Бу мәсьәлә актуаль булып калды, әмма әлегә хәл ителмәде»
«Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» директоры Светлана Скучаева әйтүенчә, әлеге проблема турында район һәм хөкүмәт дәрәҗәсендә сөйләшү булган:
– Бәдрәф һәм су булмау мәсьәләсен генә түгел, гомумән, музейга ремонт ясау мәсьәләсе күтәрелде. Бәдрәф булдыру һәм су кертү шуның кысаларына кертеп каралды. Капиталь ремонтның булуын телибез, анда музейны су белән тәэмин итү һәм бинадан су чыгару мәсьәләләре дә бар. Капиталь ремонт буенча бу сметага кертеп каралган иде. Тышкы инженерлык челтәрләре буенча проект-смета документациясе Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан башкарылган иде, максатка ирешү юлында билгеле бер эш эшләнде. Әмма төрле дәрәҗәдәге сөйләшүләр үткәрелгәннән соң, бу мәсьәлә актуаль булып калды, әмма әлегә хәл ителмәде, - диде ул.
«Финанслау киләсе елда гына булырга мөмкин»
Чистай муниципаль районы Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире Илфат Мәгыйзов:
– Безнең өчен иң мөһиме – эчтәлек. Бәдрәфне өстән-өстән генә эшләп куйсалар, караучысы булмаса, ул тиз арада эштән чыгарга мөмкин. Шуңа күрә барлык сорауларны киләсе елда хәл итәргә планлаштыралар. Барысы да килеп чыкса, эшләрбез, әлбәттә. Бу турыда сөйләшү булды һәм аның ничә сумга төшәчәге турында документациягә дә кертелде. Финанслау киләсе елда гына булырга мөмкин. Бу елга финанслау инде юк, хәзер инде кыш җитте, - диде ул.
Шулай итеп, 2025 елда бәлки Исхакый музеенда бәдрәф булыр дигән вәгъдәгә ышанып калыйкмы?
«Гаяз Исхакый укулары»н беренче тапкыр хөкүмәт дәрәҗәсендә үткәрергә хыялланабыз»
23 июльдә Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә Сурия апа Усманова «Гаяз Исхакый укулары»н торгызып җибәрү мәсьәләсен күтәргән иде.
-
Чистайда зыялылар авазы: «Гаяз Исхакый фондын булдырсак, татар милләте күтәрелер иде»
– «Гаяз Исхакый укулары»н күп еллар Камал театры директоры Шамил Закиров үз теләге белән уздырды. Аны бервакытта да дәүләт оештырмады. Хәзерге вакытта «Гаяз Исхакый укулары» үткәрелми, – ди Сурия Усманова.
– «Гаяз Исхакый укулары»н үткәрү буенча теләк-тәкъдимнәрем бар. 2015 елдан Чистайда (ә аннары Менделеевскида) үткәрелә башлаган Халыкара «Пастернак укулары»н бер үрнәк итеп карарга була. Мәсәлән, 2015 елда чараны 2 көн үткәрделәр, анда күп кунаклар чакырылган иде, конференция үтте, күргәзмәләр оештырылды, халык өчен мәдәни- әдәби программа күрсәттеләр, соңыннан Пастернакка һәйкәл дә ачтылар.
Быел «Пастернак укулары»н 3 көн һәм ЮНЕСКО эгидасы астында Халыкара әдәби-театраль фестиваль, иҗади лаборатория форматында үткәрделәр. Боларның барсын да дәүләт үткәрә, моның өчен күпме чыгым тотыла... Ә без «Гаяз Исхакый укулары»н беренче тапкыр хөкүмәт дәрәҗәсендә үткәрергә хыялланабыз.
Бу тәкъдим түгәрәк өстәлдә бәхәс уятты, төрле фикерләр әйттеләр. Иң мөһиме – Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәсгутов һәм «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» директоры Светлана Скучаева, һәр ел саен Гаяз Исхакыйны искә алу чараларын үткәрәчәкбез, диделәр.
Аллаһ теләсә, беренче тапкыр «Гаяз Исхакый укулары»н дәүләт дәрәҗәсендә үткәрәчәкләр. Түгәрәк өстәлдә иң мөһиме – шул хәл ителде.
Чистай администрациясе «Гаяз Исхакый укулары»н үз өстенә алса да, аны югары дәрәҗәдә үткәрә алмас (кадрлары юк, мөмкинлекләре чамалы), республика дәрәҗәсендә бер оешма шул эшкә җаваплы булырга тиештер. Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев бу изге эшне үз кулына алса иде. Камал театрында Исхакыйның «Тормышмы бу?», Әлмәт театрында «Ул әле өйләнмәгән иде», Кариев театрында «Кәҗүл читек» спектакльләре уңыш белән бара. Театрларга рәхмәт, алар Исхакыйның иҗатын белә, онытмый.
– «Пастернак укулары»н 3 көн буена оештырган вакытта, без 1 көнлек «Исхакый укуларын» оештырмаслык халыкмы соң? Фәрит Бикчәнтәев республиканың бар иҗат көчләрен җәлеп итеп «Гаяз Исхакый укулары»н республикада шаулатып үткәрә алыр иде, – дип фикерләре белән уртаклашты Сурия Усманова.
Свежие комментарии