На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

«Сез куллангач, күңелгә рәхәт»: Данир Сабиров иске сәхнә костюмнарын кая куйганын күрсәтә

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров иске сәхнә күлмәкләрен әнисенең туган авылы Сәпәй мәдәният йортына тапшыра икән.

Артист Азнакай районына кайткач, үзенең сәхнә тормышына башлангыч биргән авыл клубына кереп чыккан. «Былтыр үзебезчә авыл клубын рәткә китергән идек, ярыклы идәннәр иде. Хәзер үкчәләр төшеп китми», – дип сөйли ул идәннәрне күрсәтеп.

Мәдәният йорты Данир Сабировның гонорары хисабына яңартылган.

«Узган елда бөтен концерттан алган бөтен гонорарны клубка калдырдым. Проектор, экран, яңа пәрдәләр алганнар, яңа идәннәр җәйгәннәр», – ди ул.

Ул үз эшенең фанаты булган мәдәният йорты директоры Ләйсән ханым белән дә таныштыра. Клуб җитәкчесе үзләрендә булган костюмнарны күрсәтә.

«Җәмәгать, костюмнарыгызны кая куясыз, дип сорыйсыз. Мин менә авылга җибәрәм. Ләйсән аларга куллану таба, тезеп куйган. 21 яшьтә кигән пиджәк менә. Сез куллангач, күңелгә рәхәт», – дип сөйли артист үзенең күлмәк-костюмнарын карап.

Мәдәният йорты мөдире авыл киленнәренең туй күлмәкләреннән күргәзмә дә ясаган. Анда 1976-2020 елгы күлмәкләр эленеп тора. Шунда ук авылдашларының туй фотоларыннан күргәзмә эшләп куйган.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх