На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

«500 мең сумга кадәр ташлама бирәләр. Иң мөһиме - сату»: Казанда торак базары ни хәлдә

Татарстанда яңа төзелүче йортлар базары аска тәгәри. Ташламалы ипотеканы гамәлдән чыгару һәм Үзәк банкның төп ставканы күтәрүе үз эшен башкарды. Шул ук вакытта Казан беренчел базарда «квадрат метр» бәяләре иң югары булган топ-3 шәһәр исемлегенә керде. Күчемсез милек өлкәсендәге экспертлар нинди фаразлар бирә?

Беренчел базарны югары ставкалар буды

ТР Росреестры хисабыннан күренгәнчә, августта Татарстанда өлешләп төзелештә катнашу буенча 1 мең килешү төзелгән. Бу яңа төзелешләр базарындагы вәзгыять турында сөйли. Чагыштыру өчен: июньдә мондый килешүләр 2,8 мең иде, июльдә ташламалы ипотека гамәлдән чыгарылганнан соң – 1,2 мең.

Әмма ташламалы ипотеканы бетерү бердәнбер бәла түгел – Үзәк банк төп ставканы арттырганнан соң банкларда коммерцияле ипотека буенча ставкалар үсә башлады. Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы (ЕИСЖС) мәгълүматлары буенча, 15 сентябрьгә беренчел базарда Россиянең топ-20гә кергән ипотека банкларында уртача ставка 20,89 процентны тәшкил итә.

«Әлбәттә, Үзәк банк төп ставканы күтәргәннән соң ипотека программалары шартларының үзгәрүенә бәйле шундый реакция көтелде», – диде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

ТР Риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев фикеренчә, хәзер кичектерелгән ихтыяҗ арта бара. «Билгеле бер икътисади үзгәрешләр һәм кредит бирүдә лояль шартларны кайтару нәтиҗәсендә сатып алучылар күбрәк булачак», - дип саный ул.

Фото: © «Татар-информ»

Казан яңа фатирларга бәяләр иң югары булган топ-3 шәһәр арасында

Шуңа да карамастан, Казан яңа төзелешләрдәге фатир бәяләре буенча Россия шәһәрләре арасында беренче өчлеккә керде, дип хәбәр итте күчемсез милек өлкәсендә агрегатор тикшеренүенә сылтама белән Газета.ру.

Август нәтиҗәләре буенча башкала студияләрендә бер квадрат метрның бәясе 385 мең сумга җиткән, Казанда – 264 мең сум, Санкт-Петербургта – 246 мең сум.

Мәскәүдә бер бүлмәле фатирның бер метры өчен уртача бәя – 398 мең сум, Петербургта - 260 мең сум, Казанда – 246 мең сум.

Мәскәүдә ике бүлмәле фатирларда «квадрат метр» уртача 355 мең сум тора, Санкт-Петербургта – 277 мең сум, Казанда – 208 мең сум. «Өч бүлмәле»ләрдә - 384 мең сум, 275 мең сум һәм 194 мең сум.

Фото: © «Татар-информ»

Фатирларны шәхси акчаларга сатып алалар

Яңа төзелешләрдә бәяләр югары булу һәм ташламалы ипотека гамәлдән чыгарылу сәбәпле ихтыяҗ икенчел базарга күчте. ТР Росреестры мәгълүматлары буенча, августта Татарстанда 5,5 меңнән артык торак сату-алу килешүе теркәлгән. Идарәдә саннарны июль ае белән чагыштырып була диләр, җәйнең икенче аенда 5,8 мең килешү теркәлгән булган. Июньдә, ташламалы ипотека гамәлдә булганда, ипотеканы коммерция ставкалары буенча рәсмиләштергәндә, икенчел торак белән кызыксыну сизелерлек түбән иде – 5 мең килешү.

Торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы (ЕИСЖС) мәгълүматлары буенча, икенчел базарда ипотека ставкасы хәзер яңа төзелеп килүче йортлардагыдан түбәнрәк – 20,84 процент.

«Сатып алучыларның кызыксынуы милекчеләр тәкъдим итә торган торакка кире кайтты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнар күчемсез милекне заем акчаларына түгел, ә күбрәк үз акчаларына сатып ала башлады», – дип сөйләде Садреев үз күзәтүе турында.

Берләшкән кредит бюросы мәгълүматлары шулай ук ипотека белән кызыксынуның берникадәр кимүен күрсәтә – Татарстанда августта 10,3 млрд сумлык 2,5 мең ипотека кредиты бирелгән. Июль белән чагыштырганда кредитлар саны 2 процентка кимегән. Августта ипотека буенча уртача чек 8 процентка арткань - 4,1 млн сумга кадәр. Кредитларны уртача 23,3 елга рәсмиләштергәннәр.

«Домклик» тикшеренүендә стандарт ипотеканы хәзер якын киләчәктә төп ставканың төшүен көтүчеләр һәм кредитны рефинанслауга исәп тотучылар яки банктан кыска вакытка акча алып торучылар ала диелә.

Фото: © «Татар-информ»

«Икенчел торак» алганда сатулашулар арта, «яңа йортлар» яңа акцияләр көтә

Экспертлар фикеренчә, төзүчеләрдән яки дәүләттән яңа отышлы тәкъдимнәр барлыкка килгәнче килешүләр саны кимү дәвам итәчәк.

«Якын арада бернинди яхшы үзгәрешләр көтәргә кирәкми ( > ) бәяләр әлегә һичшиксез күтәрелмәячәк. Бәлки хәтта икенчел базарда ташламалар һәм сатулашулар формасында зур булмаган коррекция дә булырга мөмкин. Әгәр, мәсәлән, ике ел элек сатучы бәяне 100-150 мең сумга төшерергә әзер булса, хәзер 400-500 мең сумга кадәр төшүне күрергә мөмкин. Иң мөһиме -сату. Беренчел базарда төзүче бәяләрне төшерә алмый, чөнки аның проект финанславы бар һәм моны эшләү мөмкин түгел. Әмма төрле ташламалар һәм акцияләр барлыкка киләчәк», - ди ТР риелторлар гильдиясе вице-президенты, «Бест-недвижимость Казан» агентлыгының идарәче партнеры Андрей Савельев.

ТР риелторлар гильдиясе президенты Анастасия Голяшева оптимистрак фикердә. Аның фикеренчә, базарда инде ихтыяҗ әкрен генә үсә башлаган һәм икенче яртыеллыкта бу һәрвакыт күзәтелә торган күренеш.

«Клиентлар көтү чорыннан чыга һәм эзләүгә һәм сатып алуга кайта. Төзүчеләр үз программалары белән теләсә кайсы клиентның ихтыяҗын каплый ала. Шулай булгач, органик ихтыяҗ көтәбез. 2022 елдан алып әлеге базарга карата яхшы фаразлар әйтелмәде. Әмма, күргәнебезчә, ул яши, чәчәк ата. Атна саен диярлек Казанда яңа проектлар сатуга чыга», – ди ул.

ТР риелторлар гильдиясе әгъзасы, «Счастливый дом» компаниясе җитәкчесе Анастасия Гыйзәтова инфляция үсү сәбәпле бәяләр төшүен көтәргә кирәкми, ди. Ул шулай ук кешеләрнең хәзер күп күләмдә акчалары депозитларда ятуына игътибар итте, алар иртәме-соңмы күчемсез милеккә киләчәк.

«Якын арада нәрсә булачак? Төзелеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы көтеп тору позициясен алачак, төзүчеләрнең үзләрен ничек хис итүләрен караячак. Чөнки, бер яктан, алар май туплаганнар, аларның стратегик запаслары бар, алар бишьеллыкны өч ел эчендә башкарганнар, ягъни күп торак сатканнар. Базар алга сикерәчәк һәм барысын да сентябрьдә, октябрьдә сатып бетерәчәк дигән фаразлар юк», - дип йомгаклады ул.

«Татар информ»нан тәрҗемә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх