На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

24 подписчика

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    алё, копировщики!!! зачем тащить на МТ то, что НИКТО не читает и Никто даже не просматривает???«Әлеге җыр бөтен ...
  • Vlad Melikov
    Это что за тарабарщина?Росприроднадзор: ...
  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...

Зөлфирә Шәйдуллина үзен баласын карамауда гаепләүчеләргә җавап биргән

Hide ad blocks: false

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова социаль челтәрләрдә үзенә авыр сүзләр язып калдыручыга җавап биргән. Әлеге ханым җырчының әле күптән түгел генә дөньяга килгән кызын әнисенә калдырып, гастрольләрдә йөрүен күздә тота, күрәсең. Ул Зөлфирәгә төрле яклап гаеп ата, аны «күке» дип атый. Җырчы бу комментарийны җавапсыз калдыра алмаган.

«Интернет челтәре – бик кызык әйбер ул. Вакыт булганда, мин дә кайбер интервьюларны карап чыгам. Алар янында төрле комментарийлар язалар. Күп фикерләр! Күбесе яхшы, кайсылары – бөтенләй башка сыймаслык. Безнең тормышыбыз белән кызыксынучыларга шуны әйтәсем килә: баламны имезәм, төне буе чиратлашып карыйбыз, нәкъ башка гаиләләрдәге кебек. Акланып язуым да түгел. Аптырап язуым.

Әни бүгенгесе көндә үзенең иң рәхәт тормышын күрә, Аллаһка шөкер. Балаларыннан да, кияүләреннән дә уңды. Исән-сау гына булыйк барыбыз да. Сезгә дә безнең кебек бердәм булып, сау-сәламәт сабыйлар алып кайтып, һәр туган таңга сөенеп, яраткан эшегездә эшләргә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә! Чын йөрәгемнән телим. Ике дөнья рәхәтен күрергә язсын. Бу кунак кына булган дөньяда әшәкелек чәчмичә, изге ниятләр белән яшәргә насыйп булсын! Безнең концертларыбызга яратып килгән тамашачыларыбыз алдында баш иям! Концертларыбызга билет сатучы һәрбер кассирга да рәхмәт!

«Сансыз кукушка» дигәнегез өчен дә үпкәләмим», – дигән Зөлфирә.

  • Алмаз Мирзаянов: «Бер ае да тулмаган баланы калдырып йөрергә туры килә»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх